Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Прививка ясату ни өчен кирәк?

Прививка ясатыргамы-юкмы, анысын хәзер һәркем үзе хәл итә. Икеләнүчеләр өчен файдасы булмасмы дип, тормыштан бер-ике мисал китерәм. 1985 елда Түбән Камага күченеп кайткан бер гаиләне белә идем. Гагарин урамындагы йортларның берсендә яшәде алар. Шул гаиләдәге утыз алты яшьлек ир дифтериядән бик тиз арада үлеп китә. Сәбәбен тикшерә башлагач, ул ирнең...

Прививка ясатыргамы-юкмы, анысын хәзер һәркем үзе хәл итә. Икеләнүчеләр өчен файдасы булмасмы дип, тормыштан бер-ике мисал китерәм.
1985 елда Түбән Камага күченеп кайткан бер гаиләне белә идем. Гагарин урамындагы йортларның берсендә яшәде алар. Шул гаиләдәге утыз алты яшьлек ир дифтериядән бик тиз арада үлеп китә. Сәбәбен тикшерә башлагач, ул ирнең дифтериягә каршы прививка ясатмаганлыгы ачыклана...
Шулай ук, үзем педиатр булып эшләгән участокта бер баланың коклюштан авырып китеп, айдан артык чирләгәне исемдә калган. Сәбәбен ачыкларга тотынгач, АКДС прививкасы ярамаганлыктан, ул балага АДС кына ясалганлыгы билгеле булды...
Хәзерге вакытта күпчелек ата-ана, иммунитетын саклап калабыз дип, балаларына прививка ясатмаска тырышалар.
Туган чагыннан башлап балаларга, бушлай, түбәндәге прививкалар ясалырга тиеш: беренче тәүлектә - В гепатитыннан; 3-7 көнлек балага - БЦЖ (туберкулездан); 1 айлык балага - В гепатитыннан (икенче мәртәбә); 2 айлык балага - В гепатитыннан (өченче мәртәбә) һәм пневмококк инфекциясеннән; 3 айлык балага - дифтерия, коклюш, столбняк (АКДС), полиомиелит һәм гемофилиядән («группа риска-5»); 4-5 айлык балага - дифтерия, коклюш, столбняктан һәм гемофилиядән икенче вакцинация; 6 айлык балага - полиомиелиттан кала барлык прививкалар да кабатлана; 12 айлык балага - эпидемик паротит, кызамык (корь), кызылча (краснуха) һәм В гепатитыннан (дүртенче мәртәбә).
Шул рәвешле, туган көненнән башлап, унсигез яше тулганчы безнең илдә балаларга прививкалар ясала. Дәүләтебез аларны балаларның гомерен, исәнлеген саклау максатыннан эшли. Прививка ясаткан кешеләргә Альцгеймер чире куркынычы янамый, диләр. Ә ул чир исә кешенең хәтерсезлегеннән, бер үк нәрсәне, сүзгә-сүз, кат-кат сөйләвеннән, таныш урыннарда да адашып йөрүеннән һ.б. башлана...
Әгәр белмәгән булсагыз, өлкән яшьтәгеләргә дә, ун елга бер мәртәбә, прививка ясату зарур.
Гөлфизә ЗӨЛКАРНАЕВА.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев