Туган як

23 апрель 2013 яңалыклары

  • 23 апрель 2013 - 12:41
    Язгы кыр эшләренә керештеләр
    Ниһаять, чынлап торып, яз хакимлек итә башлады. Көннәр җылыткач, кар эреп бетте. Туфрак әкренләп кипшерә башлауга, район хуҗалыклары, туфракның өлгерүенә карап, узган атнада язгы кыр эшләрен башлап җибәрделәр. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы берләшмәләре кырларында кызу эш бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичә алынган мәгълүматларга караганда, район күләмендә күпьеллык...
  • 23 апрель 2013 - 12:37
    Табиблар җитми
    Түбән Камага бүгенге көндә 180 табиб, 100 шәфкать туташы җитми икән. Участок табибларына, "Ашыгыч ярдәм"дә эшләүчеләргә, реаниматологларга, акушер-гинекологларга, участок педиатрларына һ.б. кытлык кичерә шәһәр. Муниципаль районның рәсми сайтында язылганча, чит төбәкләрдән медицина белгечләре китертү юлы белән, кадрлар мәсьәләсен хәл итүгә бездә 2009 елда ук керешелгән булган. Хәзерге заманда чит шәһәрләрдәге...
  • 23 апрель 2013 - 12:20
    Көрәштә чыныккан
    Бөек Ватан сугышы чорында, кулларына корал тотып ил азатлыгын саклаган каһарманнар арабызда инде бик аз калып бара. Шәһәрдәшебез, сугыш ветераны Ибраһим Миндубаев шундыйларның берсе. Ул мәктәпләрдә укучылар белән очрашуларда еш була. Әңгәмәләр вакытында балалар аның һәр сүзен йотлыгып тыңлыйлар. Сугыш афәтен үз күзләре белән күргән кешенең сүзләрен дәреслекләрдәге язулар гына...
  • 23 апрель 2013 - 12:01
    Йөзүдә дә сынатмыйлар
    Равил Булатов җитәкчелегенәге спорт мәктәбенең йөзү секциясендә шөгыльләнүче яшьләр Бөгелмәдә үткәрелгән республика ярышында уңышлы катнашты. Татарстанның алты шәһәреннән сигез команда, барлыгы йөздән артык яшь спортчы җитезлектә сынашкан бу ярышта безнекеләрдән Вячеслав Мальковский һәм Гөлсинә Камалиева - икенче, ә Ислам Фәттахов һәм Гөлназ Тукташева өченче урыннарны алдылар. Әлеге йөзүчеләрнең бу уңышы...
  • 23 апрель 2013 - 11:51
    Илдусның яңа җиңүе
    Гражданнар сугышы герое Василий Чапаев истәлегенә багышлап, Чабаксар шәһәрендә үткәрелгән Бөтенроссия ирекле көрәш турнирында Түбән Кама егете, халыкара класслы спорт остасы Илдус Гыйниятуллин җиңү яулады. Илнең егерме төбәгеннән җыелган 150дән артык көрәшче көч сынашкан бу ярышта Илдус 66 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә чыгыш ясады. Ул биш әйләнештә дә үзенең барлык...
Реклама