Туган як

Көрәштә чыныккан

Бөек Ватан сугышы чорында, кулларына корал тотып ил азатлыгын саклаган каһарманнар арабызда инде бик аз калып бара. Шәһәрдәшебез, сугыш ветераны Ибраһим Миндубаев шундыйларның берсе. Ул мәктәпләрдә укучылар белән очрашуларда еш була. Әңгәмәләр вакытында балалар аның һәр сүзен йотлыгып тыңлыйлар. Сугыш афәтен үз күзләре белән күргән кешенең сүзләрен дәреслекләрдәге язулар гына...

Бөек Ватан сугышы чорында, кулларына корал тотып ил азатлыгын саклаган каһарманнар арабызда инде бик аз калып бара. Шәһәрдәшебез, сугыш ветераны Ибраһим Миндубаев шундыйларның берсе. Ул мәктәпләрдә укучылар белән очрашуларда еш була. Әңгәмәләр вакытында балалар аның һәр сүзен йотлыгып тыңлыйлар. Сугыш афәтен үз күзләре белән күргән кешенең сүзләрен дәреслекләрдәге язулар гына алмаштыра алмый шул.
Ибраһим Миндубаевның балачагы һәм яшьлеге Казанда узган. Сугыш башлангач, аны Горький шәһәрендәге артиллерия хәрби училищесына укырга җибәрәләр. Дөрес, укып кына сугыш серләренә өйрәнеп булмый. Бала чакта уйный торган "сугышлы уены" гына түгел ул. Чын сугышта я син дошманны җиңәсең, я ул сине юк итә. Әнә шуңа күрә, Ибраһим сугыш шартларында ничек үз-үзеңне тотарга кирәклеген бик тырышып өйрәнә, командирлар биргән әмерләрне җиренә җиткереп үти.
1942 елның августында, стажировка үтәргә Сталинград шәһәренә җибәрелгәч, шәһәрне фашист басып алучыларыннан саклаганда, яхшы әзерлекле булуының файдасы тия. Һәр карыш җир өчен барган канкойгыч сугышларда совет сугышчылары тиңдәшсез батырлык күрсәтәләр. Шулар сафында, илебез азатлыгы хакына үзеннән өлеш кертүе белән булачак офицер горурлык хисләре кичерә, әлбәттә. Ул беренче сугышчан чыныгуны шунда ала.
- Нәкъ менә Сталинград шәһәрен саклаганда сугыш серләренә ныклап төшендек тә инде без, - ди, ул чакларны искә төшереп, Ибраһим ага.
Сугыш аяусыз була. Аның белән килгән күп егетләр башларын салалар. Аларны ноябрь урталарында гына укуларын дәвам итәргә училищега кайтаралар.
Уку тәмамлангач, "яңа пешкән" офицерларга лейтенант дәрәҗәсе биреп, Мәскәү янына күчерәләр. Ләкин Ибраһим, кулына корал тотып, немец-фашист илбасарларына каршы көрәшергә тели. Һәм менә хыялын тормышка ашыру мөмкинлеге туа кебек - дивизияләрен Брянск фронтына күчерәләр. Тик, аның өчен бер "уңайсыз" ягы килеп чыга. Ул бу вакытта дивизия командирының адъютанты вазифаларын башкара. Һәрчак югары дәрәҗәдәге командирлар тирәсендә булу, алгы сызыктан ерактарак тору, кем өчендер "зур дәрәҗә"дер, бәлки. Тик Ибраһим генераллар җилкәсе артына ышыкланып йөрүчеләрдән түгел. Ул генералына үзенең алгы сызыкта, гади сугышчылар арасында булырга теләве турында әйтә. Генерал сынаулы карашы белән озак карап тора аңа. Кем белә, үзара сөйләшкәндә яратып "сынок" дип йөри торган бу егетне, югары дәрәҗәдәге хәрби начальнигы сугыш беткәнче үз тирәсендә йөртә алган булыр иде, бәлки. Ләкин ул аның сугышка бару теләгенә бернинди көч тә каршы тора алмаячагын аңлап, үзенең хәер-фатихасын бирә. Шулай итеп, Ибраһимның хыялы тормышка аша: яшь лейтенантны, батарея командиры итеп, алгы сызыкка җибәрәләр. Ул Кызыл Байрак орденлы 3нче гвардия артиллерия дивизиясе составында Орел шәһәрен азат итүдә катнаша. Курск дугасындагы канкойгыч сугышларның шаһиты булырга да туры килә аңа. Инде тарихтан белүебезчә, нәкъ менә шунда, ике яктан да күпсанлы танклар катнашында, әлегә кадәр күрелмәгән бәрелешләр була. Корыч ташкын булып өсләренә ыргылган танкларга атудан тупларның көпшәләре кыза. "Ул чакта һәрберебез бары тик бернәрсә турында гына уйладык: бер танкны да тылга үткәрмәскә", - ди Ибраһим ага. Һәм үткәрмиләр дә.
Ибраһим Миндубаев Украина һәм Белоруссия җирләрен фашистлардан азат итү сугышларында да катнаша. 1945 елның февраль аенда алар Одер елгасының көнбатыш ярына чыгып урнашалар. Ә апрель ахырларында Берлин шәһәрен штурмлауда катнашалар. Әнә шулай итеп, зур сугыш юлы узып, фашистларның өне булган рейхстаг диварына үзенең фамилиясен сырлап язып та куйган әле ул.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Ибраһим ага бик күп бүләкләргә лаек булган. Курку белмәс офицерның күкрәген Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, дистәләгән медальләр бизи. Аңа 1951 елда гына шинелен салырга туры килгән. Туган якларына кайтып, җиң сызганып эшкә тотына ул. Түбән Кама төзелә башлагач, гаиләсе белән яшьлек каласына күченеп килә.
Тугыз дистәсен тутырган сугыш һәм хезмәт ветераны Ибраһим ага бүгенге көндә дә сер бирергә җынмый, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә үзеннән зур өлеш кертә. Мәктәп укучылары белән очрашулар вакытында совет кешеләренең сугышта күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы турында сөйли ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: