Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

Спорт

Илдусның яңа җиңүе

Гражданнар сугышы герое Василий Чапаев истәлегенә багышлап, Чабаксар шәһәрендә үткәрелгән Бөтенроссия ирекле көрәш турнирында Түбән Кама егете, халыкара класслы спорт остасы Илдус Гыйниятуллин җиңү яулады. Илнең егерме төбәгеннән җыелган 150дән артык көрәшче көч сынашкан бу ярышта Илдус 66 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә чыгыш ясады. Ул биш әйләнештә дә үзенең барлык...

Гражданнар сугышы герое Василий Чапаев истәлегенә багышлап, Чабаксар шәһәрендә үткәрелгән Бөтенроссия ирекле көрәш турнирында Түбән Кама егете, халыкара класслы спорт остасы Илдус Гыйниятуллин җиңү яулады.
Илнең егерме төбәгеннән җыелган 150дән артык көрәшче көч сынашкан бу ярышта Илдус 66 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә чыгыш ясады. Ул биш әйләнештә дә үзенең барлык көндәшләрен (алар арасында Карачай-Черкес республикасыннан халыкара класслы спорт остасы һәм Мәскәүдән Европа беренчелеге призеры да бар иде) бернинди бәхәс калдырмаслык итеп җиңде. Гыйниятуллинның бу уңышы - Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбе коллективы өчен зур горурлык.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев