Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Табиблар җитми

Түбән Камага бүгенге көндә 180 табиб, 100 шәфкать туташы җитми икән. Участок табибларына, "Ашыгыч ярдәм"дә эшләүчеләргә, реаниматологларга, акушер-гинекологларга, участок педиатрларына һ.б. кытлык кичерә шәһәр. Муниципаль районның рәсми сайтында язылганча, чит төбәкләрдән медицина белгечләре китертү юлы белән, кадрлар мәсьәләсен хәл итүгә бездә 2009 елда ук керешелгән булган. Хәзерге заманда чит шәһәрләрдәге...

Түбән Камага бүгенге көндә 180 табиб, 100 шәфкать туташы җитми икән. Участок табибларына, "Ашыгыч ярдәм"дә эшләүчеләргә, реаниматологларга, акушер-гинекологларга, участок педиатрларына һ.б. кытлык кичерә шәһәр.
Муниципаль районның рәсми сайтында язылганча, чит төбәкләрдән медицина белгечләре китертү юлы белән, кадрлар мәсьәләсен хәл итүгә бездә 2009 елда ук керешелгән булган. Хәзерге заманда чит шәһәрләрдәге белгечләрне бары тик тиз арада квартир бирергә вәгъдә итү генә үз урыныннан кузгатадыр. Бирегә килеп, вакытлыча чит кешедән бүлмә яки квартир алып, шунда яшәүчеләргә, фатирга түләү өчен матди ярдәм күрсәтелә (бүгенге көндә андыйлар саны - 11). Бу алым үзен, һичшиксез, аклый. Ул белгечләрдән, соңгы дүрт елда утызының инде Түбән Камада үз яшәү урыны бар, озакламый аларга тагын 8 квартир биреләчәк икән. Бүгенге көндә Кама Аланында эшләргә теләүче медиклар табылса, поселокта аларны 7 квартир көтә, диләр. Медицина институтын тәмамлаган яшь белгечләргә, өстәмә ярдәм буларак, өч ел дәвамында ай саен 1800 сум акча биреп барылачак, ди. Сүз уңаеннан, үзебезнең түбәнкамалы табибларга хезмәт юлын башлап җибәргәндә бер мәртәбә 21мең 500 сум күләмендә акча бирү дә каралган.
Әмма болар гына табибларга кытлыкны киметмәячәк. Мунициаль район башлыгы Айдар Метшин искәрткәнчә, бу мәсьәлә дәүләт югарылыгында хәл ителергә тиеш.
Үзебезнең шәһәр һәм районыбыз авыллары мәктәпләрен тәмамлаган егетләр, кызлар арасында табиб белгечлеге алу максатыннан медицина институларына керүчеләр дә аз түгелдер. Казанда укучыларын әйтмим, чит төбәкнеке булган Ижевскида, Пермьдә һ.б. шәһәрләрдә медицина вузларын тәмамлаганнан соң, яшьләребез, ай-һай, химия һавалы Түбән Камага эшкә кайтырмы икән?! Өстәвенә, әгәр дә укырга китәр алдыннан вузга юллама бирүләрен сорауларына җавап итеп, медицина берләшмәсе җитәкчесеннән катгый "юк" дигәнне ишеткән булсалар...
Ә бит безнең Түбән Камада халык сәламәтлеген (әле авырып киткәнче үк), Татарстанның башка шәһәрләреннән аермалы буларак, даими рәвештә тикшереп-күзәтеп тору зарур. Ни өчен дип сорыйсызмы? Соңгы елларда химия предприятиеләре төзү бер мизгелгә дә туктап тормаганга! Һавабыз тамак төбенә газлы химия сасысы булып сылашканга! Суыбыз авызга китерүгә үк сасы исе белән борынны ярып кергәнгә! Шушы шәһәргә идеме соң медицина реформасы дигән тәҗрибәне уздыру?! Химияле һава дөньяга яңа килгән сабыйлар үпкәсенә генә ниндидер "аңлаешсыз үзгәрешләр" булып утыра күрмәсен иде! Менә шуларны даими тикшерергә, бу шәһәрдә яшәгән өчен генә дә, халыкка "сәламәтлеккә зыяны өчен", дигән өстәмә түләү кертергә кирәк. Һәм, гомумән, халыктан дөреслекне яшерүдән туктарга вакыттыр, әгәр тулы бер шәһәр кешеләренең гарипләнеп юкка чыгулары максат итеп куелмаган булмаса...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев