Туган як

10 апрель 2012 яңалыклары

  • 10 апрель 2012 - 06:42
    Квартирсыз калмагыз!
    Түбән Кама халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнмәгән бурычлары 1 мартка 170 миллион сумнан артып киткән. Бу - узган елның шул чоры белән чагыштырганда 20 миллион сумга күбрәк. Узган ел шәһәребездә бурычларын түләмәгән берничә кешене суд аша квартирларыннан мәҗбүри чыгарып, тулай торакка күчерделәр. Хәзерге вакытта Түбән Кама судында тагын 10 шундый...
  • 10 апрель 2012 - 06:20
    Сорарга теләсәгез...
    Россия Президенты-ның Идел буе федераль округы буенча вәкаләтле вәкиленең Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе Кораллы Көчләргә язгы чакыру мәсьәләсе буенча «Туры элемтә» сеансы үткәрә. Егетләрне хәрби хезмәт-кә алуга кагылышлы сорауларыгыз булса, иртәгә, 11 апрельдә, иртәнге 9дан 17 сәгатькә кадәр (төшке ял 12-13 сәгатьтә) телефоннан 36-05-62 номерына шалтырата аласыз. Сезне...
  • 10 апрель 2012 - 06:04
    Яз игенчене ашыктыра
    Быел язгы кыр эшләренә атна-ун көнгә соңгарак калып чыкмагайлары. Ләкин бу һич кенә дә, чәчү вакыты сузыла, дигән сүз түгел. Бары тик яз гына бераз соңлабрак килә. Кешеләрнең алдан әзерләп куйган планына табигать, әнә шулай, үзенең «төзәтмәләр»ен кертә. Туфрак өлгерүгә эшкә тотынганда, игенче моннан берни дә югалтмый, әлбәттә. Бу хакта...
  • 10 апрель 2012 - 06:02
    Юллардагы «ливневка»лар язга әзерме?
    Метеорологлар фаразлавынча, быел язгы ташу чоры апрель башына туры килер, дип көтелә. Бу уңайдан, районда язгы ташудан саклану чараларына әзерлек эшләре алып барыла. Ә шәһәрнең үзендә моңа ничек әзерләнәләр икән? Шәһәр урамнарында кар эрегән вакытта «йөзә» торган урыннар байтак. Мәсәлән, Менделеев һәм Шинчылар урамнары кисешкән урында җыелып яткан күлләвекне җәяүлеләрнең...
  • 10 апрель 2012 - 04:57
    Бездән җиңүне талап алдылар
    Зурлар командалары арасында беренче лигада Татарстан беренчелегенә хоккей ярышлары Кама Аланы хоккейчылары өчен бик үкенечле тәмамланды: спорт чиновникларының намуссызлыгы аркасында, командабызны финалдан төшереп калдырдылар. Сайлап алу ярышларында уңышка ирешеп, безнең команда республика беренчелегенең финал уеннарында катнашу хокукын яулаган иде. Шулай итеп, Кама Аланындагы «Олимпия» боз сараендагы бу хәлиткеч уеннарга үзебезнең...
Реклама