Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Юллардагы «ливневка»лар язга әзерме?

Метеорологлар фаразлавынча, быел язгы ташу чоры апрель башына туры килер, дип көтелә. Бу уңайдан, районда язгы ташудан саклану чараларына әзерлек эшләре алып барыла. Ә шәһәрнең үзендә моңа ничек әзерләнәләр икән? Шәһәр урамнарында кар эрегән вакытта «йөзә» торган урыннар байтак. Мәсәлән, Менделеев һәм Шинчылар урамнары кисешкән урында җыелып яткан күлләвекне җәяүлеләрнең...

Метеорологлар фаразлавынча, быел язгы ташу чоры апрель башына туры килер, дип көтелә. Бу уңайдан, районда язгы ташудан саклану чараларына әзерлек эшләре алып барыла. Ә шәһәрнең үзендә моңа ничек әзерләнәләр икән?
Шәһәр урамнарында кар эрегән вакытта «йөзә» торган урыннар байтак. Мәсәлән, Менделеев һәм Шинчылар урамнары кисешкән урында җыелып яткан күлләвекне җәяүлеләрнең ерып йөрергә мәҗбүр булуы турында газетада язган идек инде. Юллардагы кар һәм яңгыр суларын агызгычларның («ливневка») вакытында чистартылмавы аркасында, Түбән Каманың күпчелек урамнарында су күлләвекләре җәелде - моңа үзебез шаһит булдык. Саный китсәң, андый урыннар шактый. Минем үземә редакциядән Төзүчеләр урамы буйлап кайтканда да еш очрый андый ерып чыккысыз сулы урыннар. Эштән өйгә кайтып җиткәнче аяк киеме лычма су була, өстәвенә, машина йөртүчеләр җәяүлеләрне пычрак су белән дә коендырырга күп сорап тормыйлар.
Сүз уңаеннан, шәһәрдә кар һәм яңгыр сулары өчен 52,4 км озынлыкта «ливневка» канализация челтәре һәм шуңа тоташкан 571 су агызу урыннары («дождеприемник»), 672 карау-тикшерү коесы бар икән. Аларның төзеклеге өчен «КЖКО тресты» подрядчы җәмгыяте җаваплы.
«Узган ел җыентык кар-яңгыр сулары агыз-гычларның 225е чистартылды, алмаштырылды, кыскасы, ремонт башкарылды. Быел да әлеге эшләр дәвам ителәчәк», - диде Түбән Кама шәһәре төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаментының техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Светлана Харламова.
Ел саен язын кар сулары агып төшә торган коелар тикшерелә һәм аларга куелган тимер рәшәткәләр каткан боздан чистартыла. Хәзерге вакытта «КЖКО тресты» су агызгыч урыннарның кар астында калганнарын чистарту белән шөгыльләнә. 2 апрельгә алынган мәгълүматка караганда, шәһәр урамнарындагы юлларга көйләнгән «ливневка»ларның 26сы чистартылган.
Тулаем алганда, урамнардагы эрегән кар сулары канализациягә агып бетеп бара. Әлеге департаментның техник күзәтчелек һәм төзекләндерү бүлегеннән хәбәр итүләренчә, шәһәрдә күпләп су җыелып торган урыннар юк дәрәҗәсендә икән бит. Бары тик Химиклар урамындагы 20нче йорт каршындагы юлда гына зур күлләвек җәелгән. Тиздән бу участоктагы су агу юллары да тәртипкә салыныр, дип ышандырдылар департаменттагылар.
Кар сулары эрегән саен, Түбән Кама урамнарындагы юлларда күлләвекләр кимеми. Ә халык исә узган ел модага кергән резин итекләрен киеп ала да, кыю рәвештә кар суы күлләвеге уртасыннан атлый. Түбән Каманың химикатлар катнашмасы белән тулган язгы пычрак күлләвекләрен ерып йөрер өчен шуннан да уңайлы аяк киеме табалмассың.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев