Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Яз игенчене ашыктыра

Быел язгы кыр эшләренә атна-ун көнгә соңгарак калып чыкмагайлары. Ләкин бу һич кенә дә, чәчү вакыты сузыла, дигән сүз түгел. Бары тик яз гына бераз соңлабрак килә. Кешеләрнең алдан әзерләп куйган планына табигать, әнә шулай, үзенең «төзәтмәләр»ен кертә. Туфрак өлгерүгә эшкә тотынганда, игенче моннан берни дә югалтмый, әлбәттә. Бу хакта...

Быел язгы кыр эшләренә атна-ун көнгә соңгарак калып чыкмагайлары. Ләкин бу һич кенә дә, чәчү вакыты сузыла, дигән сүз түгел. Бары тик яз гына бераз соңлабрак килә. Кешеләрнең алдан әзерләп куйган планына табигать, әнә шулай, үзенең «төзәтмәләр»ен кертә. Туфрак өлгерүгә эшкә тотынганда, игенче моннан берни дә югалтмый, әлбәттә. Бу хакта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов әйтте һәм язгы кыр эшләренә кагылышлы кайбер мәгълүматлар белән дә уртаклашты.Чыннан да, кыш белән язның тартыша торган көннәре: әле кар китереп ява, әле ялтырап кояш чыккандай була. Узган атнада, гомер булмаганны, кар бураны вакытында яшен яшьнәп күк күкрәде хәтта. Мондый табигый билгеләрне нәрсәгә дә булса юрарга да буладыр, әлбәттә. Тик игенчеләрнең сынамышлар белән маташырга вакытлары юк, алар, мәж килеп, кыр эшләренә әзерләнәләр.
Беренчел тикшерүләр күрсәткәнчә, көзен 7500 гектарга чәчелгән уҗым культураларының 95 проценты исән-сау кышлаган. Дөрес, басулар кардан тулысынча чистаргач, бу хакта төгәлрәк нәтиҗә ясап булачак.
Бүгенге көнгә райондагы барлык хуҗалыклар да чәчү орлыклары белән 100 процент тәэмин ителгән. Чәчәр өчен дип складларга салынган 8400 тонна орлыкны лаборатор тикшерүләр, аларның сыйфатлы булуын һәм яхшы шытымнар бирүен күрсәткән. Хуҗалыкларда орлыкларның сортларын яңартуга, югары күрсәткечле элиталы ор-лыклар булдыруга да игътибар бирәләр.Районыбызның эре авыл хуҗалыгы берләшмәләрен-нән булган «Химокам-Агро», «Нефтехимагропром», «Бәхетле-Агро» һәм «Прикамский» җәмгыятьләре, алдан ук хәстәрен күреп, 180 тонна югары класслы орлык сатып алганнар. Яшелчә, кукуруз, көнбагыш орлык-лары кайтару өчен аларны җитештерүчеләр белән, һәр елдагыча, килешүләр төзелгән. Яхшы сортлы орлыклык бәрәңгене «Земляки» фермер хуҗалыгыннан да сатып алырга була. Гомумән, крестьян-фермер хуҗалыклары 150 тоннадан артык бәрәңгене орлыкка сатарга планлаштыралар.
Бу көнгә район хуҗалыклары барлыгы 3200 тонна чамасы минераль ашлама сатып алган. Бу чәчүлекләрнең һәр гектарына 25 килограмм тәэсир итүче матдә туры килә, дигән сүз. «Нефтехимагропром»да һәм «Прикамский»да ашламалар белән тәэмин ителеш аеруча яхшы икән.
Хәзерге вакытта райондагы авыл хуҗалыгы техникасының 95 проценты язгы чәчүгә әзер. Чәчүдә катнашачак 224 тракторның 213е бүген кырга чыгып эшли ала. Калганнары да шушы көннәрдә төзекләндерелеп, көйләп, карап куелачак. Җирне язгы чәчү алдыннан эшкәртүгә барлыгы 52 агрегат катнашачак. Чәчү эшләрен 48 агрегат башкарачак (15е - яңа технология белән чәчә торган агрегатлар). Тагылма техника (чәчкечләр, культиваторлар, тырмалар һ.б.) инде тулысынча әзер. Күчмә ремонт бригадалары, эретеп-ябыштыру һәм заправка агрегатлары аларның кырда өзлексез эшләүләрен тәэмин итәчәк, чәчкечләргә орлыкны, туфрак эшкәртү агрегатларына ашламаны тоткарлыксыз китереп тору өчен җаваплы кешеләр дә билгеләнгән.
Ягулык-майлау материаллары белән хәл ничегрәк соң? Бу уңайдан, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, субсидияле бәягә, тоннасын 21,7 мең сум исәбеннән дизель ягулыгы бүлеп бирелгән.
Шул ягулык районыбыз хуҗалыкларында язгы чәчүне башкарып чыгарга җитәчәген дә әйтте Альфред Галимович.
Кышын кар җитәрлек төште. Әле соңгы явым-төшемнәрнең дә файдасы булмый калмагандыр - басу-кырларда дым җитәрлек. Хәзер бөтен ышаныч - игенчедә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев