Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бездән җиңүне талап алдылар

Зурлар командалары арасында беренче лигада Татарстан беренчелегенә хоккей ярышлары Кама Аланы хоккейчылары өчен бик үкенечле тәмамланды: спорт чиновникларының намуссызлыгы аркасында, командабызны финалдан төшереп калдырдылар. Сайлап алу ярышларында уңышка ирешеп, безнең команда республика беренчелегенең финал уеннарында катнашу хокукын яулаган иде. Шулай итеп, Кама Аланындагы «Олимпия» боз сараендагы бу хәлиткеч уеннарга үзебезнең...

Зурлар командалары арасында беренче лигада Татарстан беренчелегенә хоккей ярышлары Кама Аланы хоккейчылары өчен бик үкенечле тәмамланды: спорт чиновникларының намуссызлыгы аркасында, командабызны финалдан төшереп калдырдылар.
Сайлап алу ярышларында уңышка ирешеп, безнең команда республика беренчелегенең финал уеннарында катнашу хокукын яулаган иде. Шулай итеп, Кама Аланындагы «Олимпия» боз сараендагы бу хәлиткеч уеннарга үзебезнең поселок, шулай ук, Нурлат, Зеленодольск һәм Теләче командалары килде. Кама Аланы хоккейчылары Нурлатны - 8:2, Зеленодольск командасын 11:3 исәбе белән тар-мар иткәч, өченче уенда Теләче белән очраштылар. Алдагы ике матчта нык арыган безнекеләр өчен монысы авыр башланды: беренче периодта 1:4 исәбе белән оттырдык. Әмма шуннан соң безнекеләр кызып китеп, өченче периодта инде 5:4 исәбе белән алга чыктылар, тик уен ахырында исәп тигезләште - 5:5. Өстәмә вакытта командаларның берсе дә гол кертә алмагач, буллитлар билгеләнде, һәм монысында теләчеләрнең бер голына безнекеләр өч гол белән җавап бирде. Бу инде җиңү, безнең җиңү иде! Хоккейчыларыбызның да, тамашачыларның да ничек куануларын күрсәгез иде!
Ләкин, иртәрәк шатланганбыз икән... Безне бозда җиңә алмагач, теләчеләр тырнак астыннан кер эзләргә тотындылар. Бездә «подставной» уенчылар юкмы, дип тикшертеп, бернәрсә дә кыра алмагач (чөнки бездә барысы да гадел, «подставной»лар юк), өч уенчыбызның паспортлары урынына ксерокс аша алынган күчермәләре булуга бәйләнделәр. Югыйсә, ярыш регламентында андый мәҗбүри шарт куелмаган, «документ» дип кенә язылган. Без әлеге өч уенчыбызның паспорт күчермәләрен, машина йөртүче праваларын (алары - оригинал) күрсәттек һәм икенче көнне паспортларын Чистайга алып барып күрсәтәбез, дип ышандырдык.
Чистайда без андагы зона җиңүчесе булган Питрәч командасы белән республикада беренче урын өчен соңгы финал уенында очрашырга тиеш идек. Әмма Чистайга баруыбызга, аяз көнне яшен суккан кебек, спорт чи-новникларыннан берсенең «хөкем карары» яңгырады: «өч уенчыларының паспортлары урынына күчермәләре булуы сәбәпле, Кама Аланы командасы ярыштан төшереп калдырылды!» Без-нең аңлатмаларны тыңлап та тормадылар. Ә бит, мондый карарлар, бер якны гына тыңлап, астыртын чыгарылырга тиеш түгел. Теләче командасы үзенең ризасызлыгын белдереп республика хоккей федерациясенә гариза язарга һәм федерациянең контроль-дисциплина комис-сиясенә безне дә чакырып, аңлатмабызны тыңларга тиеш иделәр. Әмма андый нәрсә булмады. Спорт министры урынбасары теләчеләрнең якташы булгач, аңа үзе үк раслаган регламентны бозарга ярыйдыр инде, күрәсең...
Сүз уңаеннан, мондый кыланмышлары Теләче командасына «чемпион» булырга ярдәм итмәде, финалда алар Питрәчкә 2:9 исәбе белән оттырдылар. Тик менә анысы инде безнең өчен юаныч була алмый. Мондый гаделсезлек белән очрашкан хоккейчыларыбызны киләсе сезонда туплап уйната алуыбыз зур шик астында. Алар бит, профессиональ командалардан аермалы буларак, читтән сатып алган әрәмтамак «легионерлар» түгел, ә бернинди түләүсез, үз исәпләренә йөрүче үзебезнең ир-егетләр... Ләкин бүгенге кыргый заманда гаделсезлек, чиновниклар башбаштаклыгы тормышыбызда гадәти хәлгә әйләнде шул. Башкасын әйткән дә юк, инде спортта да шулай булгач...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев