Көн вакыйгасы
-
Президент катнашындагы утырыш
Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министр-лыгының күчмә киңәйтелгән коллегиясе утырышы бу юлы безнең Түбән Камада уздырылды. Республикада транспорт комплексының узган елгы эш нәтиҗәләренә һәм бу яңа елдагы планнарына багышланган ул утырышта Президент Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия транспорт министры Максим Соколов, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры...
-
Хокук сагындагыларны төрле якка тарткаламаска
Узган елны районыбыз авылларындагы участковыйлар һәм дружиначылар 378 җинаять очрагын ачыклый алганнар. Ә бу, 2015 ел белән чагыштырганда 78гә күбрәк, дигән сүз. Үтеп киткән елда безнең авыл җирлекләрендә хокук бозуның 5744 очрагы (өченче ел якынча бер меңгә күбрәк булган: 6604 очрак) теркәлеп, 338 «эш» кузгатылган. Бу саннар депутатларның җирле үзидарә,...
-
Транспорт хезмәте күрсәтү тикшерелде
Шушы көннәрдә Түбән Кама шәһәр Советында шәһәр инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе буенча даими комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда көн тәртибенә куелган берничә мөһим мәсьәлә белән бергә, халыкка транспорт хезмәте күрсәтү турында да сөйләштеләр. Шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Дмитрий Филиппов сүзләренчә, бу елның тугыз аенда шәһәр пассажир транспоты предприятиеләре 21,3 милион кешегә...
-
Балаларга багышлап
Шәһәр ЗАГС идарәсе уздырган «Түбән Кама балалары-2016» фотоконкурсында җиңүчеләр мәгълүм булды. Гаилә ныклыгын саклау, балада ата-анага хөрмәт тәрбияләү максатында оештырылган әлеге чара фотографларның да осталыгын үстерүгә, талантларны барлауга да ярдәм итәчәк. Конкурска тәкъдим ителгән фоторәсемнәр өч номинациягә бүленеп, аларда Гөлгенә Давыдова («Ана һәм бала»номинациясе), Руслан Исламов («ПАПУЛЯризация»), Гөлназ Мифтахова («Бергә...
-
ЮХИДИдә эшләргә теләсәгез
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге, сәламәтлекләре яхшы, хәрби хезмәт узган, югары һәм урта һөнәри белемгә ия булган 35 яшькә кадәрге ир-атларны юл-патруль хезмәте инспекторы эшенә чакыра. Стажировка үткәннән соң, хезмәт хакы 32000 сумнан югары булачак дип вәгъдә ителә. Шулай ук РФ Эчке эшләр министрлыгы уку йортларында бушлай уку,...
-
Бакчачылар игътибарына
Бакчачылар игътибарына. Пассажирлар аз булу сәбәпле, 106 «З» маршруты автобуслары бары тик сишәмбедә һәм шимбәдә генә йөриячәк. Шул көннәрдә ул «Актүбә» диспетчерлык пунктыннан (үзәк базар артында) 8.00 һәм 13.30 сәгатьләрдә кузгалып китә. Аннан соң, узышлый, Ильинкага тукталып, атлар асрау хуҗалыгына кадәр барачак. Билет бәясе Ильинка карьерына кадәр - 40 сум,...
-
Үтемле аңлату
Аналар көне алдыннан Түбән Кама ЮХИДИ хезмәткәрләре гадәти булмаган акция уздырды. Алар машина йөртүче аналар һәм балаларын җитәкләп юл аша чыгучы хатыннар белән юлларда бәла-казаларсыз йөрү турында әңгәмә кордылар. Әлеге чара Тукай урамындагы балалар поликлиникасы янында үткәрелде. Чөнки нәкъ менә шунда аналар үзләренең балаларын машинага утыртып алып килә. Юл хәрәкәте...
-
Көчебез – бердәмлектә
Халыклар бердәмлеге көнендә Түбән Кама җирлегендә яшәүче төрле милли җәмгыятьләр вәкилләре Халык иҗаты йортына бәйрәмгә җыелды. Фойега килеп керүгә, тамашачыны, үзенә күрә бер күңелле концерт каршы алды. «Талир тәңкә» ансамбленең җырлары, башкортларның биюләре һ.б. күңелләрдә бәйрәм рухы уятты. Зур зәвык белән оештырылган күргәзмәләр исә шәһәребездәге төрле милли җәмгыятьләрнең мәдәнияте, эшчәнлеге...
-
Эш кирәкме?
Әгәр дә эшсез йөрисез, яки күңелегезгә ошаган эш таба алмыйсыз икән, 8 октябрьдә иртәнге сәгать 9га халыкны эшкә урнаштыру үзәгенең 222нче бүлмәсенә барыгыз. Ул көнне биредә күрше Яр Чаллы шәһәрендәге «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте үзенә эшчеләр җыю буенча чара оештыра. Халыкка түбәндәге вакансияләрне тәкъдим итәчәкләр: автомобиль йөртүче (В һәм С категорияләре...
-
Техника кышка әзер
Җиңү монументы каршындагы мәйданда шәһәрне кышын кардан чистартырга тиешле техника смотры үткәрелде. Шәһәр башкарма комитеты, торак-коммуналь хуҗалык департаменты, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе вәкилләреннән төзелгән комиссия әлеге техниканы карап, кышкы чорда юлларны һәм йорт ишегалларын кардан чистарту өчен мөмкинлекләр җитәрлек, дигән нәтиҗә ясады. Төзекләндерү буенча...
-
Депутатлар сайланды
Шәһәр сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, Түбән Кама шәһәр советына депутатлар сайлау буенча тавыш бирү нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 нче Көньяк округы Вилданов Дамир Насыйр улы - 17,92%, Олюнин Сергей Юриевич - 71,83%, Хохлов Сергей Михайлович 9,11% тавыш җыйганнар. Депутат булып Олюнин С.Ю. сайланган. 2 нче Институт округы Мостафин Рафис Миңлевәли...
-
Президент һәм депутатлар сайланды
Узган якшәмбедә Татарстан Республикасы Президентын, шулай ук, Түбән Кама шәһәр советына һәм районыбызның авыл җирлекләре советларына депутатлар сайлау булды. Муниципаль район советының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, исемлекләргә кертелгән сайлаучыларның шәһәрдә - 76,6 проценты, районыбыз авылларында һәм поселокларында уртача 90,6 проценты тавыш биргән. Муниципаль райондагы барлык 114 участокта сайлау узган булып...
-
Министр сокланып карады
Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин чәршәмбе көнне Түбән Камага эш визиты белән килде. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин озатуында, министр район үзәк дәваханәсенең әле яңа гына ачылган 2нче поликлиникасын карады. Яңа поликлиниканың дәвалау кабинетларын кереп карагач, табиблар һәм пациентлар белән сөйләшкәч, Адель Вафин үзенең бик канәгать булуын...
-
Шәһәргә рухи җан иңде
Тукай исемендәге мәгърифәт һәм ял паркына, узган җомгада, нәкъ ачылышы көнне барып күз салып кайттым. Карап-күреп дип авыз тутырып яза алмыйм, аның өчен гомерлек уй-хыялларың белән икәүдән-икәү генә калып, иртәдән кичкә кадәр йөрергә, биредәге тарихи миллилекне җаның аша уздырырга кирәк булыр иде. Ә бу юлы республиканың иң олы вазыйфадагы җитәкчесе...
-
Вакытлыча – кайнар сусыз
Җылылык челтәре торбаларына ремонт үткәрелүгә бәйле рәвештә, бу көннәрдә шәhәребезнең әле бер, әле икенче өлешендә кайнар су бирүне вакытлыча туктатып торалар. 13 июль иртәсеннән (8.00) 27 июль иртәсенә кадәр (10.00), түбәндәге йортларда яшәүчеләргә кайнар сусыз түзеп торырга туры киләчәк: Тукай урамы, 1, 2, 3, 4, 5, 5а, 6, 7, 8,...