Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Транспорт хезмәте күрсәтү тикшерелде

Шушы көннәрдә Түбән Кама шәһәр Советында шәһәр инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе буенча даими комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда көн тәртибенә куелган берничә мөһим мәсьәлә белән бергә, халыкка транспорт хезмәте күрсәтү турында да сөйләштеләр. Шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Дмитрий Филиппов сүзләренчә, бу елның тугыз аенда шәһәр пассажир транспоты предприятиеләре 21,3 милион кешегә...

Шушы көннәрдә Түбән Кама шәһәр Советында шәһәр инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе буенча даими комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Анда көн тәртибенә куелган берничә мөһим мәсьәлә белән бергә, халыкка транспорт хезмәте күрсәтү турында да сөйләштеләр. Шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Дмитрий Филиппов сүзләренчә, бу елның тугыз аенда шәһәр пассажир транспоты предприятиеләре 21,3 милион кешегә хезмәт күрсәткән: шулардан 8,8 миллионы - трамвай хезмәтеннән, 12,5 миллион кеше автобус хезмәтеннән файдаланган. Хәзерге вакытта автобус паркында - 297 берәмлек транспорт, шәһәр электр транспортында 64 трамвай вагоны бар икән.
Киңәшмәгә әзерләнү барышында депутатлар юл-транспортка кагылышлы җитешсезлекләрне дә ачыклаганнар: күп кенә автобус тукталышлары куркынычсызлык таләпләренә туры килми, сәүдә нокталары янында машина кую өчен махсус урыннар юк. Бу хакта депутат Нина Буханова сөйләде. Дмитрий Филиппов, кабат яхшылап тикшереп чыккач, әлеге мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителәчәге турында ышандырды.
Шәһәр урамнарындагы җәяүлеләр юл аша чыга торган урыннарда да җитешсезлекләр бар икән. Алар тирәсендә ясалма тигезсезлекләр булдыру, яктырту системасын яхшырту кирәклеге турында борчуларын белдерде депутатлар. Әлбәттә, ул эшләр зур чыгым сорый. Шундый бер урынга заман таләпләренә туры килерлек итеп реконструкция ясау 1,5 миллион сум тирәсе була икән.
Яңа елдан автобусларда йөрү бәясе 22 сумга күтәреләчәге турында да сүз булды киңәшмәдә. Бу ягулыкка һәм автобус чыгымнарына бәя арту белән аңлатыла.
Ә менә электр транспорты турында сөенечле хәбәр: Бакый Урманче һәм Көньяк урамнарын тоташтыручы трамвай юлының проекты әзерләнеп, техник исәпләүләргә керешкәннәр.
Инде мәгълүм булганча, шәһәр автовокзалын Мәскәүнең «Евроэкс-пресс» фирмасы арендага алган иде. Шуннан соң анда халыкка хезмәт күрсәтүдә күп кенә уңай үзгәрешләр башланган: автовокзалның интерьеры яңартыла, яңа рейслар ачыла һ.б.
Киңәшмәдә юлларны төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәлә дә күтәрелде. Шәһәр юбилее уңаеннан бу юнәлештә дә күп эшләр башкарылган: 126 ишегалды юллары төзекләндерелгән, моның өчен 871,6 миллион сум акча тотылган. Автомобиль юлларында, производ-ство зонасына бара торган трассаларда да төзекләндерү эшләре алып барылган. Киләчәктә яңгыр сулары канализациясе системаларын чистарту һәм чүптән арындыру мәсьәләсен хәл итү бурычы тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев