Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Хокук сагындагыларны төрле якка тарткаламаска

Узган елны районыбыз авылларындагы участковыйлар һәм дружиначылар 378 җинаять очрагын ачыклый алганнар. Ә бу, 2015 ел белән чагыштырганда 78гә күбрәк, дигән сүз. Үтеп киткән елда безнең авыл җирлекләрендә хокук бозуның 5744 очрагы (өченче ел якынча бер меңгә күбрәк булган: 6604 очрак) теркәлеп, 338 «эш» кузгатылган. Бу саннар депутатларның җирле үзидарә,...

Узган елны районыбыз авылларындагы участковыйлар һәм дружиначылар 378 җинаять очрагын ачыклый алганнар. Ә бу, 2015 ел белән чагыштырганда 78гә күбрәк, дигән сүз. Үтеп киткән елда безнең авыл җирлекләрендә хокук бозуның 5744 очрагы (өченче ел якынча бер меңгә күбрәк булган: 6604 очрак) теркәлеп, 338 «эш» кузгатылган.
 
Бу саннар депутатларның җирле үзидарә, регламент һәм участок полицейскийлары мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышында яңгырады. Советлар йортында булган ул утырышта авыл җирлекләре башлыклары һәм участок полицейскийлары да катнашты. Полиция участок полномоченныйлары бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Владимир Зайцев әйтүенчә, криминоген хәлнең әйбәтләнүендә авыл җирендәге полицейскийларның эш шартларын яхшыртуның да өлеше бар. Мисалга, участковый-ларның квартир мәсьәләсен хәл итүне китерергә була. Түбән Кама районында төзелгән җиде административ комплекс участковыйларга бер үк урында яшәү һәм эшләү мөмкинлеге бирә. Әмма әле Кармалы, Афанас һәм Прости авыл җирлекләренә беркетелгән участковыйларның торыр урыннары юк. Простида, хәтта, полициянең участок пункты да юк, ә бу исә эштә билгеле бер кыенлыкларга китерә. Авыл халкының тынычлыгын һәм милкен саклау һич тә җиңелләрдән түгел. Бу максаттан, дружиначылар санын арттыру зарур, хәзергә әле районыбызда аларның саны нибары 44.
 
Утырышта катнашучы авыл җирлекләре башлыклары участковыйлар эшенә кагылышлы сөйләшүне дикъкать белән тыңлаганнан соң, үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында да сүз кузгаттылар. Аерым алганда, участковыйларны үз эш урыннарында очратып булмавыннан зарландылар. Ә моның сә-бәбе билгеле: аларны Түбән Камага, дежур торырга яки исәп-сез-сансыз киңәшмәләргә чакырталар. Иң сәере, авыл җир-легендәге халык күп җыела торган бәйрәмдә, җыеннарда һ.б. участковый да катнашсын өчен, Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы исеменә рәсми хат юлларга кирәк!
 
Авыл җирлекләре башлыкларының сүзен хуплап, Түбән Кама эчке эшләр идарәсе карамагындагы иҗтимагый совет рәисе Григорий Китанов, эшләргә кеше җитмәгәнлектән, участковыйларга тынгы бирмәүләрен телгә алды. Кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен, балаларны мәктәп яшеннән үк полицейский эшенә әзерләү мөһимлеге хакында сөйләде. Шулай ук, Г.Китанов участковый үзенә беркетелгән авыллардан кая да булса киткәндә, авыл җирлеге башлыгына әйтергә тиешлеген дә искәртте.
 
Райондагы полицейскийлар эшен яхшырту һәм әлеге урында кешеләрнең тоткарланмавына чик кую өчен, участковыйларга үз вазыйфаларына керми торган чит эшләр йөкләмәскә кирәклеге хакында да басым ясап әйтелде. Киңәшмә азагында участковыйлар белән җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча рәсми регламент эшләнергә тиеш дигән уртак фикергә киленде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев