Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Дуслык җебен өзмә
Раушан инде гомеренең көзенә кереп бара. Пенсиягә чыгуына да инде берничә ел. Шулай да күңел бирешми: «Әле җәй, көз – алда», – ди ул. Нәкъ соңлап килгән көздәге кебек: кояшлы җылы көннәре алда әле аның тормышында. Бүген дусты белән очрашты. Андый чакта гел яшьлектәге җырлар искә төшә. Тик, ни хикмәт, соңгы вакытта җыр сүзләре онытылган, китаптан карарга туры килә.
-
Авыл каймагы
Дустым Раушан авылына кунакка чакырды. «Безнең яклары күреп кит әле», – ди. Ул чакта әти-әнине үзебезгә яшәргә алып килгән идем. Аларны ялгызын гына калдырасы килмәде, алдан килешнеп, юлга барыбыз бергә чыктык. Юл уңаеннан Чистайда яшәүче апасын да күреп чыгарга булдык.
-
Шундый вакытлар бар иде
Фән-техника бик нык алга киткән заманда яшибез. Компьютер, интернет, санлы техника – кыскасы массакүләм мәгълүмат чараларына оператив эшләү өчен мөмкинлекләр бик зур хәзер. Ә без яшь вакытта боларны күз алдына китерү дә мөмкин түгел иде. Гади ручкалар һәм фотолары химикатлар ярдәмендә ачыгайтыла торган фотоаппаратлар белән эшләү өчен күп вакыт таләп ителә иде шул.
-
Тарихи Болгар җиренә бардык
Без, Каенлы авылыннан кырыклап хатын-кыз, изге Болгар җирендә экскурсиядә булып кайттык. Аны авылның бөтен җәмәгать эшләрендә дә – мәдәният йортында, китапханәдә, мәчеттә иң актив булган апа-җиңгиләре өчен мәдәният хезмәткәрләре оештырды.
-
Тарихта эзен калдырган
Каенлы авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, «Чордашлар» клубына йөрүчеләр өчен, истә калырлык итеп, Таҗетдин Ялчыгол эзләреннән экскурсия оештырды. Ул нәкъ күренекле шәхеснең вафат булуына 180 ел тулган көндә – 26 июньдә тормышка ашты.
-
Изге эшләрдә өлешләре зур
Менә без – керәшеннәрнең җәйге көннәрдә уза торган иң күңелле бәйрәмнәренең берсе – Питрау бәйрәме дә җитте. Файдалы үләннәр җыя, мунча себеркеләре ясый торган вакыт.
-
Безгә язалар
Туган як әреме
-
Гомер юлын якты өлге итеп алырлык
Күктәге йолдызлар ничек атыла – кеше гомерләре дә шулай: туа, яши, мәңгелеккә күчә... Мөхтәрәм аксакал – Габделбәр Салих улы Әхмәтшин да ураза аеның соңгы көнендә арабыздан китеп барды.
-
«Гел үземнеке сыман»
Түбән Камада химия комбинатының «ударный темп»лар белән төзелеп, дөньяга яңгыраган вакыты. Кайберәүләр романтика эзләп, күпләр фатир алыр өчен, белгечләр чакыру кәгазе буенча Түбән Камага агыла. Шулар рәтендә Казаннан килгән Мансур да бар.
-
Тормышта үз юлларын табарлар
Чыгарылыш сыйныф укучылары соңгы имтиханнарын тапшырып, күп еллар белем алган мәктәпләре белән саубуллаштылар. Бу – аларның һәрберсе өчен җаваплы чор. Өлкәнәю, мөстәкыйль тормышка аяк басу... Шуңа күрә ата-аналар үзләренең балалары, педагоглар яраткан укучылары өчен горурлык хисләре дә кичерә. Бераз гына ямансу да...
-
Үкенеч калды
Укып чыккач та, мин Түбән Уратма медпунктында эшләдем. Җәй көне шимбәнең эш сәгатеннән соң, урамда үтеп баручы мотоцикллы кем дә булса – исемнәрен белеп бетермәсәм дә – Болгарга өебезгә кадәр китереп китә иде. Еш кына Коля Гурьянов туры килә иде. Ә кыш көне Ширәмәт аркылы җәяү кайтам.
-
Күп еллар узгач
Минем бакчадан ерак кына түгел Иван Захаров дигән кешенең бакча участогы бар. Озак еллар күршеләр булгач, без аның белән нинди темаларга гына сөйләшмәдек!
-
Гаиләбез горурлыгы
Минем бабай – Гали Сәет улы Камалов – Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул мин кечкенә чакта вафат булган. Аның сугышчан батырлыклары турында әтием сөйләгәннәрдән ишетеп беләм.
-
Кешелеклелек үрнәге булды
Урта мәктәпне тәмамлаганга 45 ел үтсә дә, беренче укытучым Хәмидә апа Җәләева еш искә төшә. Ул безнең күңелгә пөхтәлек, итагатьлелек үрнәге булып килеп керде.
-
Онытылмаслык тәэсирләр алдык
Апрель аенда Габдулла Тукайның туган көненә багышлап куелган «Карурман аша» спектаклен карадым. Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры режиссеры Рөстәм Галиев язган бу пьесаны без мәктәп укучылары һәм укытучылары белән карадык. Бөек шагыйрьнең туган көненә искиткеч зур бүләк булды ул.