Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Күп еллар узгач

Минем бакчадан ерак кына түгел Иван Захаров дигән кешенең бакча участогы бар. Озак еллар күршеләр булгач, без аның белән нинди темаларга гына сөйләшмәдек!

Сүз сөрешебез күбрәк бакчачылык турында иде. Ә менә күптән түгел үткәннәрне дә искә төшердек: кем кайда эшләгән? Иван Васильевич һәвәскәр бакчачы гына түгел, киң профильле механизатор да икән. Узган гасырның 60 нчы елларында ул үзе эшләгән совхозда гына түгел, ә бөтен районда танылган комбайнчы булуы турында сөйләде. Берчакны, урып-җыю вакытында, аның комбайны янына җирле газета хәбәрчесе килгән хәтта. Аның турында газетага күләмле генә очерк язган. Иван Васильевич әлеге газетаны шушы көнгәчә бик кадерләп саклый икән.
Аның сөйләгәннәре белән кызыксынып куйдым һәм газетаны бакчага алып килүен үтендем. Газетаны карагач, фото белән чыккан язма астында үземнең фамилиямне күрдем. Чыннан да, мин кайчандыр район газетасының авыл тормышы бүлегендә хәбәрче булып эшләгән идем. Ул вакыттан соң 48 ел узган инде. Менә без Иван Васильевич белән шушындый шартларда кабат очраштык.
Александр НИКОНОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев