Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Гаиләбез горурлыгы

Минем бабай – Гали Сәет улы Камалов – Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул мин кечкенә чакта вафат булган. Аның сугышчан батырлыклары турында әтием сөйләгәннәрдән ишетеп беләм.

1940 елның 21 июлендә бабай эшче-крестьяннарның Кызыл Армиясенә хезмәт итәргә алына. Башта 419 нчы артиллерия полкында хезмәт итә. 1941 елның февралендә – 13 нче армиянең 50 нче артиллерия полкында сержант була.
Сугыш башланганда, бабай Харьков шәһәрендә була. Аларның артиллериясе совет гаскәрләре составында күп сугышларда катнаша. Шундый каты сугышларның берсендә аларның бер пушкасы һәм берничә тупчысы гына исән кала. Шуңа да карамастан, алар соңгы тамчы каннарына кадәр сугышырга, ләкин чигенмәскә карар кыла. Шул исән калганнар арасында минем бабам –орудие командиры Гали дә була. Орлов өлкәсенең Лесное авылы янындагы әлеге сугышта Совет солдатлары җиңү яулый. Бабам Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Әлбәттә, сугышның беренче айларында совет солдатларына чигенергә туры килгән. Андый вакытта бабай, дошман кулына эләкмәсен өчен, үзенең пушкасын шартлата торган булган. Алай гына түгел, аңа партизан отряды белән берлектә, Белоруссия һәм Украина территорияләрендәге мөһим хәрби объектларны юкка чыгару эшендә катнашырга туры килә.
Җиңүне бабай 652 нче махсус разведка артиллерия дивизиясендә, штаб хезмәте белгече сыйфатында каршы ала. СССР Югары Советы указы нигезендә, 1945 елның 25 сентябрендә армия хезмәтеннән азат ителә.
Гимнастерка күкрәкчәсен орден-медальләр белән бизәп, ул туган авылына кайта һәм яраткан һөнәре – балаларга белем бирү эшенә алына. Аның укучылары арасында республиканың танылган һәм атказанган хезмәткәрләре, галимнәр бар. Аның яраткан бер укучысы министр дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Әтием тугач, шуның хөрмәтенә бабай аңа Васил дигән исем куша.
Бабай күп еллар мәктәп директоры булып эшли, дәүләт бүләкләренә, шул исәптән РСФСРның халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек була.
Гали бабаемны сагынып, еш искә алабыз. Ул – безнең гаиләнең горурлыгы.
Алия КАМАЛОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев