Афәрин! рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Көчсезләр блогер була алмый»
Бүгенге язма герое – шәһәребезнең танылган блогеры Алмаз Низамов. 14 меңгә якын язылучысы булган, танылган шәхесләр белән якыннан аралашучы блогер дип әйтмәссең үзен. Бик тыйнак, «йолдыз» чире дә юк.
-
Авыл фельдшерының тормыш юлы
Дөньяны аклыкка күмеп ябалак- ябалак кар ява. Дүртенче баласын көтүче әни генә йокламый, тиздән дөньяга туачак сабые белән “сөйләшә”.
-
“Театр миңа яшәргә көч бирә”...
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында Татарстанның атказанган артисты, театр аксакалы Альберт Хәмзә улы Ибраһимовның юбилее гөрләп узды.
-
«Мунчачы»лар «таш»ны яхшы кыздыра
“Мунча ташы” театрының Түбән Камадагы тапшыруларын яратып, көтеп алабыз. Әйтик, без мәктәптә укыганда җәй башында колхоз автобусы белән шәһәргә экскурсиягә алып баралар иде. Шәһәрдә безнең иң яраткан нәрсә - 15 тиенлек туңдырма. Менә шул экскурсияне көткән кебек, ел буе көтәбез “Мунча”ны. Яки, балачакта ничек көтә идек Сабантуй бәйрәмен, хәтерлисезме?! Бик кадерле һәм тәмле бәйрәм иде бит без бәләкәй чакларда. “Мунча ташы” театры тамашасын да нәкъ менә шул бер тәмле әйбер кебек сагындыра.
-
Конкурста җиңү яулады
НТРның милли бүлек редакторы Гөлия Нигъмәтуллина «ТАТМЕДИА» оештырган «ЖурналистТМ» конкурсында җиңеп, Санкт-Петербургка экскурсиягә бару өчен юллама отты.