Акциягә кушылдылар
2022 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясенең соңгы ае калды.
Язылу кампаниясе барышында, мохтаҗларны, инвалидларны «Туган як»ка яздыру буенча зур эш алып барыла. Милли җанлы эшмәкәрләр, җитәкчеләр, хәйрия тәртибендә, үз исәпләреннән, бик күп мохтаҗларны газетага яздырдылар. Бу санда шул эштә ярдәм күрсәткән киң күңелле, олы йөрәкле кешеләрнең кайберләрен язабыз: «РаМус» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Рафис Минневәли улы Мостафин; «Полиметаллинвест-НК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Валерий Алексеевич Иванов; Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев; Мәскәү татарлар штабы җитәкчесе Рөстәм Фаиз улы Ямалиев.
Алга таба бу исемлекне тагын дәвам итәчәкбез, мәрхәмәтлелек акциясе газетага язылу кампаниясе төгәлләнгәнче барачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев