Түбән Кама студентлары «Ел казанышы - 2021» конкурсы премиясенә лаек булган
Казанда «Ел казанышы-2021» конкурсының бүләкләү тантанасы узган.
Чара Ленин исемендәге Мәдәният йортында үткән.
Җиңүчеләрне республика көллиятләренең 200 мең студенты арасыннан сайлаганнар. Барлыгы 17 номинация булган, һәм шуларның өчесендә түбәнкамалылар җиңү яулаган:
Мәликә Насыйбуллина, Түбән Кама политехника көллияте студенты – «Елның медицина хезмәткәре»;
«Түбән Кама патриотлары» «ФОРПОСТ» отряды, Түбән Кама педагогика көллияте – «ФОРПОСТ» студентлар отряды;
Полина Михеичева, Түбән Кама педагогика көллияте студенты – «Ел старостасы».
Иң яхшыларын котларга дәрәҗәле кунаклар килгән иде, алар арасында Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да булган. Җиңүчеләр өчен бәйрәм концерты оештырылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев