9 декабрь 2016 яңалыклары
-
Транспорт хезмәте күрсәтү тикшерелде
Шушы көннәрдә Түбән Кама шәһәр Советында шәһәр инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе буенча даими комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда көн тәртибенә куелган берничә мөһим мәсьәлә белән бергә, халыкка транспорт хезмәте күрсәтү турында да сөйләштеләр. Шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Дмитрий Филиппов сүзләренчә, бу елның тугыз аенда шәһәр пассажир транспоты предприятиеләре 21,3 милион кешегә...
-
Хәтер таркаулыгыннан
«Әнием олыгаеп килә. Хәтере таркаулана башлады. Кулына тоткан әйберне кая куйганын онытып, көннәр буе эзли. Халык куллана торган берәр дәва чарасы өйрәтмәссезме икән? Зөлфия Галиева». - Баш мие күзәнәкләренә тәэсире яхшы булган мумие һәм прополисны кулланып карый аласыз. Аның өчен 5 гр. мумиене 150 мл. алоэ яки каланхоэ согында эретегез....
-
Кырыктан соң...
Соңгы йөз елда хатын-кызның менопауза җитү вакыты үзгәрешсез калса да, гомер озынлыгы сизелерлек артты. Инде 2014 елда хатын-кызның уртача гомер озынлыгы 76,5 яшь тәшкил итте. Шуңа бәйле рәвештә, олы яшьтәге хатыннарның менопаузадан соңгы халәте чирек гасырдан артып китә. Ул чорда аларның сәламәтлеге ничек булыр? Анысы туклануга, физик активлыкка, зарарлы гадәтләр...
-
Ирем юл куйсын
Иремнән туйдым. Өйдә кыл да кыймылдатмый. «Эштән арып кайттым», дип, көннәр буе тик ята. Ашагач, өстәлдән пычрак савыт-сабасын да алып куя белми. Сасы оекбашларын салгач, юыну бүлмәсенә кертеп, кәрҗингә салырга дип, ничә еллар өйрәттем, файдасыз. Түр якта сала да, шунда калдыра. Диванда ауный, урыныннан торгач, япмасын рәтләп тә куймый. «Кече...
-
Җәмигъ мәчетендә кичке курслар дәвам итә
Быел 3 ир-атлар, 7 хатын-кызлар төркеме җыелган. Ислам нигезләрен өйрәнү Татарстан Республикасы Мөселманнар Диния Нәзарәте программасы буенча алып барыла. Дәресләр Җәмигъ мәчетендә үткәрелә. Хәзер монда бер меңгә якын хатын-кыз ислам нигезләрен өйрәнә. Укулар мәктәптәгечә: һәрбер фәннән аерым укытучы. Мисал өчен, хатын-кызлар бүлегендә 13 мөгаллимә эшли. Укучыларга билгеләр дә куела. Дини...
-
Йолдызлы күк йөзе, бозлы таулар, гади булмаган шугалак һәм 16 метрлы чыршы...
Тиздән шәһәрнең үзәк "Гаилә" паркы нәкъ менә шундый кыяфәткә керәчәк. Тиздән шәһәрнең үзәк "Гаилә" паркы нәкъ менә шундый кыяфәткә керәчәк. Хәзер исә биредә тулы куәттә эшләр бара. Махсус тимер баганалар кагыла, чыршының каркасын да алып килгәннәр. Ә менә шугалак инде әзер диярлек. Боз астында - яңа ел темасына рәсемнәр. Биредә...
-
Шәһәрдә фейерверкларны аттыру кайтгый тыела
Моның өчен бердәнбер урын каралган - Химиклар проспектындагы 86 нче йортка каршы мәйданчык. Кагыйдәләрне бозучыларга штраф салыначак. Республикада 15нче декабрьдән 10нчы гыйнварга кадәр янгынга каршы режим игълан ителә. Бу вакытта пиротехниканы сәнәгать зонасыннан 500 метр һәм социаль оешмалардан 50 метр ераклыкта гына кулланырга мөмкин. Штраф күләме 2 мең, шәхси эшмәкәрләргә...