29 август 2016 яңалыклары
-
Ике кешенең берсе адреслы ярдәм ала
Ышанмыйсызмы? Алайса саннарга күз салыйк: хәзерге вакытта 133 меңнән артык түбәнкамалы - шәһәрдә яшәүчеләрнең 48,4 проценты - дәүләт ярдәме, субсидияләр һәм социаль хезмәтләр, шулай ук шәһәр һәм район күләмендә өстәмә ярдәмнәр ала. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 2,3 процентка артык. Узган ел социаль ярдәмнәр өчен 1,3 миллиард сум акча бүленгән....
-
Ачыктан-ачык сөйләшү
Бу очрашу Татарстан Президенты карамагындагы Вәкиллек институты тарафыннан эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» дигән әңгәмә рәвешендә үткәрелде. Әңгәмәдә Кама аръягының 150дән артык эшмәкәре - Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Лениногорск, Зәй һәм Кукмара районнарыннан килгән кече һәм урта эшмә-кәрлек вәкилләре катнашты. Артем Алексеевич, киңәшмәне ачып, эшмәкәрлекнең...
-
Күрегез, бу матурлыкны!
Уткән шимбәдә узган шәһәр юбилее сокландырды, рухландырды, шул ук вакытта уйланырга да мәҗбүр итте. Беренчедән, бәйрәмне оештыручылар безнең өчен ничек тырышканнар; икенчедән, шәһәребез нинди матур, аның кешеләре гаҗәеп талантлы; өченчедән, Түбән Каманы провинциядәге шәһәр дип күпме йөрергә була. Бөтен кеше шундый провинциядә яшәсен иде әле. Юбилейдан алган тәэсирләрне бер мәкаләгә...
-
Бурычлылар – ятимнәр
Түбән Камада ятим-нәрнең коммуналь хезмәттәгеләргә түләргә тиешле бурычлары чирек миллион сумнан артып киткән. Билгеле булганча, республикадагы кебек үк, безнең Түбән Камада да ятим балаларны яшәү урыны белән тәэмин итүгә кагылышлы программа тормышка ашырыла. Әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, балигълык яшенә җитүгә, дәүләт торак фонды исәбеннән, яңа төзелгән йортлардан квартир бирелә....
-
«Татарстан – яңа гасыр»ның булачак беренчеләргә бүләге
«Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» республикакүләм хәйрия акциясе барышында, Кармалы авыл җирлеге депутаты, «Татарстан - яңа гасыр»ның җирле бүлеге рәисе Айдар Әһлиуллин тарафыннан балалар өчен бәйрәм оештырылды. Тормыш хәлләре авыр булган гаиләләрдә үсүче балаларны мәктәп кирәк-ярагы белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән бу акциягә кушылган бер төркем эшмәкәр белән берлектә, депутат аз керемле һәм...
-
Балалар товары начар булса...
Шушы атна башыннан алып, Татарстан белән беррәттән, безнең Түбән Камада да халыкның балалар өчен товарларның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына кагылышлы сорауларын кабул итү максатыннан, консультация үзәгенең «кайнар» линиясе эшли. Әлеге мәсьәләдә, ике атна дәвамында телефоннан 42-51-27, 41-54-11, 41-55-50 номерларын җыеп, һәрберегез үзегезне борчыган сорауларны бирә ала. Моннан тыш, начар сыйфатлы балалар...
-
Көзге уңыштан
2 сентябрьдә көндезге 11 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йорты фойесында (Химиклар урамы, 74б йорт) «Көзге уңыш- 2016» күргәзмә-конкурсы үткәрелә. Пенсионерларның «Берегиня» клубы бе-лән 23нче китапханә берлектә оештыра торган бу күргәзмә-бәйге биш номинациядә (яшелчә, җиләк-җимеш, чәчкәләр, кулинария һәм консервлау) үткәрелә. Анда катнашучы пенсионерлар үзләренең бакчаларында үстерелгән яшелчәне һәм җиләк-җимешне күргәзмә көнне иртән...
-
Уйла, кияү
Кияү, алдан әйтеп куям: быел печән чабарга кайтмасаң да ярый. Дөрес, соңгы елларда печән әзерләргә бик ашкынып тормадың кебек. Кызыбыз: «Тимәгез аңа, вакыты бик тар, профессор булырга җыенып йөри», - дигәч, җыен юк-бар белән сине борчымаска тырышабыз, ярты елга бер генә шалтыратабыз. И-и, кияү, кулымда егәр булганда, ул печәнне үзем...