Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ачыктан-ачык сөйләшү

Бу очрашу Татарстан Президенты карамагындагы Вәкиллек институты тарафыннан эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» дигән әңгәмә рәвешендә үткәрелде. Әңгәмәдә Кама аръягының 150дән артык эшмәкәре - Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Лениногорск, Зәй һәм Кукмара районнарыннан килгән кече һәм урта эшмә-кәрлек вәкилләре катнашты. Артем Алексеевич, киңәшмәне ачып, эшмәкәрлекнең...

Бу очрашу Татарстан Президенты карамагындагы Вәкиллек институты тарафыннан эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» дигән әңгәмә рәвешендә үткәрелде. Әңгәмәдә Кама аръягының 150дән артык эшмәкәре - Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Лениногорск, Зәй һәм Кукмара районнарыннан килгән кече һәм урта эшмә-кәрлек вәкилләре катнашты.

Артем Алексеевич, киңәшмәне ачып, эшмәкәрлекнең төбәк икътисадында әһәмиятле урын биләве, шунлыктан кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләсе республика икътисадында актуаль булып калуы хакында әйтте. Нәкъ менә ачыктан-ачык сөйләшү барышында эшмәкәрләрне борчыган мәсьәләләрне ачыкларга мөмкин дә инде.
Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау вәкиле Тимур Ногоманов, әлеге очрашуга әзерлек кысаларында эшмәкәрлек вәкилләреннән 50дән артык сорау килүен әйтте. Аларның күпчелеге дәүләтнең финанс һәм башка төрле ярдәменә кагыла. Аерым алганда, җыелышта катнашучыларны үзләренә ташламалы займ һәм субсидияләр алу мөмкинлеге бирә торган программалар кызыксындырды. Кемнеңдер әйләнештә акчасы җитми, кемдер залогсыз кредит ала алмый. Татарстанда «Лизинг грант» программасының үсеш перспективалары, патентка салым түләү проблемалары турында да сөйләштеләр. Киңәшмәдә яңгыраган һәр аерым сорау, эшмәкәрләргә ярдәм итә алырлык урыннарны күрсәтеп, җентекле аңлатмалар биреп хәл ителде.
Урыннарда эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәкләре оештыру мәсьәләсе аерым күтәрелде. Күпләргә, бигрәк тә эшмәкәрлеккә керешкәннәргә кыенга туры килә. Алар нинди программаларда катнашу үзләре өчен отышлы булуын, теге яки бу проблеманы хәл итү өчен кая мөрәҗәгать итәргә яки кирәкле документларны ничек дөрес рәсмиләштерергә икәнлеген аңлап бетерми.
Эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәкләре оештыру турында карар кабул ителгән инде. Озакламый алар Татарстанның барлык күпфункцияле үзәк-ләрендә эшли башлаячак. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен мәгълүмати-технологик чаралардан да файдаланачаклар, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы махсус программа эшләүгә керешәчәк.
Киңәшмәне йомгаклап, Артем Здунов, Түбән Кама муниципаль районы территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә аерым тукталды. Ведомство җитәкчесе әйтүенчә, моның өчен шәһәрдә зур мөмкинлекләр бар.
«Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты 2014 елның ахырыннан бирле даими эшли. Шул вакыт эчендә 29 очрашу уздырылган. Эшмәкәрлек вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар белән очрашты. Әлеге проект кысаларында, эшмәкәрлеккә кагылышлы дистәләрчә мәсьәлә хәл ителде.
Проектны башлап җибәрүче - бизнес-омбудсмен Тимур Ногоманов. Очрашуларда катнашучылар җитәкчеләр алдына конкрет сораулар куя. Кабул ителгән барлык карарлар беркетмәгә теркәлә һәм аларның үтәлеше Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Вәкиллек аппараты тарафыннан тикшереп торыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X