Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бурычлылар – ятимнәр

Түбән Камада ятим-нәрнең коммуналь хезмәттәгеләргә түләргә тиешле бурычлары чирек миллион сумнан артып киткән. Билгеле булганча, республикадагы кебек үк, безнең Түбән Камада да ятим балаларны яшәү урыны белән тәэмин итүгә кагылышлы программа тормышка ашырыла. Әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, балигълык яшенә җитүгә, дәүләт торак фонды исәбеннән, яңа төзелгән йортлардан квартир бирелә....

Түбән Камада ятим-нәрнең коммуналь хезмәттәгеләргә түләргә тиешле бурычлары чирек миллион сумнан артып киткән. Билгеле булганча, республикадагы кебек үк, безнең Түбән Камада да ятим балаларны яшәү урыны белән тәэмин итүгә кагылышлы программа тормышка ашырыла. Әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, балигълык яшенә җитүгә, дәүләт торак фонды исәбеннән, яңа төзелгән йортлардан квартир бирелә. Әмма аларның барысы да коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләми икән, кайберләренең бик күп суммада бурычлары җыелган. Шушы көннәрдә, бурычлы ятимнәр белән сөйләшеп-аңлашу максатыннан, идарәче компаниянең торак-коммуналь хезмәт өчен тиешле бурычларны түләтү бүлеге вәкилләре белән СТОС рәисләре рейдка чыктылар.
Узган елны 20 ятим кулына 35нче микрорайонның яңа йортларындагы квартирлар ачкычы тапшырылган. Араларында коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп баручылары да, бурычлары күп җыелганнары да бар. Мәсәлән, август башына булган мәгълүмат буенча, ятим балаларның коммуналь хезмәт өчен «Жилье» идарәче компаниясенә җыелган гомуми бурычлары 259 мең сум тәшкил иткән. Бурычлылардан алтысының эше судка тапшырылган.
Рейд барышында махсус комиссия Р.Гайнуллин исемендәге урамның 4нче, Студентлар урамының 47нче һәм 49нчы йортларындагы фатирларда булды. Бу йортларга халык 2015 елда күченгән иде. «Жилье» компаниясе юрисконсульты Вера Атяпина әйтүенчә, ятим балалар яши торган 69 квартирдан 18енең торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 259 мең сум җыелган. Иң күп түләмәүчесенең бурычы 38 мең сумга җиткән!
Бурычлылар белән, даими рәвештә, сөйләшү-аңлату алып барыла, телефон аша да хәбәр ителә, почта аша да уведомление җибәрелә. Кайбер намуслы квартир хуҗалары, тормышта авыр хәлгә калганлыктан бурычларын түләү мөмкинлегенә ия булмасалар да, җыелган бурычларын реструктуризацияләү өчен килешү төзиләр. Ә кайберләренең электр утын өзәргә, шулай ук, бурычларын мәҗбүри рәвештә түләттерү максатыннан рәсми кәгазьләрне суд приставлары хезмәтенә тапшыру яки бурычлы кешенең табышыннан тотып калу өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Сүз уңаеннан, рейд барышында бурычлыларның, үзбелдеклеләнеп, квартир утларын электр щитларына ялгаулары да ачыкланды. Ә аның өчен, закон буенча штраф салу яки кабаттан электр утын өзү каралган.
Бәхеттән, рейд барышында үз бурычын түләү очрагына да тап булдылар. Роман Рыжов ярты елга шәһәрдән читкә киткән һәм ай саен «квартплата» түләү мөмкинлеге булмаган. Аның каравы, шәһәргә кайтуга ук, «квартплата» буенча җыелган бурычын артыгы белән түләп куйган. Ул, сөенә-сөенә, махсус делегациядәгеләргә үзенең инде ремонтлап һәм җиһазлап өлгергән квартирын күрсәтте. Роман торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә алга таба бер проблема да булмаячагын әйтте.
Соңгы мәгълүмат буенча, торак-комммуналь хезмәтләр өчен «Жилье» идарәче компаниясенә халыкның гомуми бурычы 6 миллион 440 мең сумга җиткән.
Бурычлары 133 мең сумга җыелган 6 ятим балага кагылышлы документлар суд органнарына җибәрелгән. 72 мең сум бурычлы 3 ятим балага карата тиешле документлар суд приставлары хезмәтенә тапшырылган. Димәк, тиздән аларның милкенә арест салынып, сатып җибәреләчәк, дигән сүз. Андый хәлгә төшмәс өчен, бурычың җыелганны көтеп тормаска, вакытында түләргә кирәк.
Наталья ПЛОТНИКОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X