29 июнь 2018 яңалыклары
-
Чит ил журналистлары Татарстан халыкларының Дуслык йорты флешмобын дәвам итте
Флешмоб чемпионат хөрмәтенә төрле милләт вәкилләренең дус яшәүләрен чагылдыру максатыннан оештырылган.
-
Күзләрне тикшертегез
Катарактадан җәфаланучылар җәй ахырына кадәр Түбән Кама үзәк дәваханәсендә офтальмоэхография уза ала.
-
Тантаналы рәвештә
Түбән Каманың никахлашу сараенда «Мин Түбән Камада тудым!» дигән тантаналы чара узды.
-
Федераль Сабантуйга әзерлек йөзеннән
7 июльдә Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә XVIII Федераль Сабан-туй узачак. Татарстан Президенты карары буенча, оештыру эшләрендә Түбән Кама шәһәре дә катнашачагы турында язган идек инде. Шушы көннәрдә республика делегациясе Чабаксарда булып кайтты.
-
«Үрнәк гаилә булырга кирәк»
Экологияне саклау турында күп сөйлиләр, язалар, мәктәптә сыйныф сәгатьләре уздырыла. Әмма бу тәрбия гаиләдән килергә тиеш дип саный Зөлфия һәм Зөфәр Әшрәповлар. Быел бу гаилә шәһәр күләмендә уздырылган «ЭкоЯз» конкурсында җиңү яулады.
-
Электрны өзәчәкләр
Түбән Кама электр үткәрү линияләрен, трансформатор станцияләре җиһазларын һ.б.ны планлы төзекләндерү эшләре башлану сәбәпле, түбәндәге авылларда электр энергиясен вакытлыча өзәчәкләр.
-
Исереккә диңгез тубыктан
Түбән Кама сулыкларында бер атна эчендә ике кеше батып үлгән.
-
Кайнар су вакытлыча туктатылачак
Магистраль су үткәргечләрдә төзекләндерү эше дәвам итә. Шул сәбәпле 2-6 июльдә түбәндәге адреслар буенча кайнар су бирү туктатылачак:
-
«Китапханәләрдә битарафлар эшли алмый...»
Түбән Камада иң беренче китапханә 1961 елда Төзүчеләр бистәсендә 19 квадрат метр мәйданлы бүлмәдә, 2217 данә китап фонды белән ачыла. Алга таба ул 10 мең данә фонды белән сәнәгать базасындагы «Төзүче» клубына күчерелә. Беренче китапханәче Мәкъбүлә Рәшит кызы Бакирова биредә 32 ел хезмәт куя. Бүгенге көндә Түбән Кама китапханәләре ничек яши? Нинди яңалыклар, үзгәрешләр кичерә? Болар хакында без үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлназ Рәмзил кызы АРСЛАНОВА (фотода) белән сөйләштек.
-
Яшь шахматчыларның зур җиңүе
Лениногорск шәһәрендә Советлар Союзы каһарманы Самат Садриев истәлегенә яшь шахматчылар арасында 32 нче турнир үткәрелде.
-
Зирәклектә сынашыйк
Кечкенә укучыларыбызга узган айда 10 табышмак тәкъдим иткән идек. «Туган як» газетасының ВКонтакте челтәре төркеменә (https://vk.com/tugan_nk) һәм электрон адресыбызга 10 кеше җавап язып җибәргән.
-
Сәләтле яшьләр иҗаты
Айнур Егоров (фотода) Разил Вәлиев исемендәге әдәби конкурсның «Шигъри тәлгәшләр» номинациясендә җиңгән. 24 нче лицей-интернатның 10 нчы сыйныфына күчкән бу егет бик тә сәләтле. Шигырьләренең берсен сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Халыкара конкурста татарча җырлап җиңгән
«Бер булганнан бар да була», – диләр. Бу сүзләр 24 нче лицей-интернатның 5 нче сыйныф укучысы Илнар Идиятовка (фотода) туры килә. Нәрсәгә тотынса да, ул җиренә җиткереп башкара: җырлый, концертлар алып бара, фәнни эшләр язып чыгыш ясый.
-
Биш таҗлы чәчәк
Тик юкка хафаланганмын, керүче дә, чыгучы да булмады...
-
Аллаһтан үзегез сорагыз
Адәм баласы кайвакыт үзен бик көчле дип уйласа да, табигате белән кеше – бик зәгыйфь зат. Аллаһы Тәгалә генә аңа һәрдаим көч-куәт биреп, Үз ярдәмендә яшәтә. Бөтен кешелек галәмнәр Раббысы каршында – фәкыйрь, һәрвакыт аның ярдәменә мохтаҗдыр.