Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшь шахматчыларның зур җиңүе

Лениногорск шәһәрендә Советлар Союзы каһарманы Самат Садриев истәлегенә яшь шахматчылар арасында 32 нче турнир үткәрелде.

Швейцария системасы белән 8 турдагы шахмат ярышларында командалар арасында һәм шәхси турнирларда Татарстанның Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Алабуга, Баулы һәм Башкортстанның Октябрьск шәһәрләреннән 124 шахматчы катнашты. 2001-2004 елларда туган олырак яшьтәгеләр арасындагы шәхси ярышларда безнең яшь шахматчылар зур уңышларга ирештеләр. Самат Галәвиев һәм Әмир Закиров 8 мөмкинлектән 6 очко туплап, икенче урыннарны бүлештеләр. Самат – 2005-2006 елгылар, Әмир 2001-2004 елгылар арасында беренче урынга чыкты.
Ә 2007 елга кадәргеләр арасындагы ярышларда безнең шахматчыларга тиңнәр булмады: Зәринә Әминова 8 мөмкинлектән – 8 очко, Әмир Хәеретдинов 7 очко, Нәзир Горбанов 5,5 очко туплап, 2009 елда туганнар арасында үз категорияләрендә җиңеп чыктылар. Безнең Камилла Юссинниеми – икенче, Андрей Горин белән Наилә Гыйлаҗева өченче призлы урыннарны яуладылар.
Составында З.Әминова, К.Юссинниеми, Ә.Хәертдинов һәм Н.Горбанов уйнаган безнең команданың җиңәчәге бер тур алдан ук билгеле иде. Нәтиҗәдә, алар 32 мөмкинлектән 27,5 очко туплап, икенче урынны алган Лениногорск командасын 5,5 очкога узып киттеләр. Бөгелмә командасы өченче урында.
Камил ШӘЙХЕТДИНОВ, югары категорияле тренер.
Фото шәхси архивтан.
Фотода: бүләкләү тантанасыннан соң, алгы планда грамота тотып торучы яшь шахматчылар (сулдан уңга): Н.Горбанов, Ә.Хәертдинов, З.Әминова һәм К.Юссинниеми. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев