Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Үрнәк гаилә булырга кирәк»

Экологияне саклау турында күп сөйлиләр, язалар, мәктәптә сыйныф сәгатьләре уздырыла. Әмма бу тәрбия гаиләдән килергә тиеш дип саный Зөлфия һәм Зөфәр Әшрәповлар. Быел бу гаилә шәһәр күләмендә уздырылган «ЭкоЯз» конкурсында җиңү яулады.

Зөлфия ханым һәм Зөфәр әфәнде – укытучылар. Мондый зур конкурста гаилә үзен беренче мәртәбә сынап карый. Моңа кадәр экологиягә багышланган конкурсларда уллары Таһир гына катнашкан. Б.Урманче исемендәге гимназиянең башлангыч сыйныфында укыганда, укытучы Җәмилә Шәрипова җитәкчелегендә ул «Экошәһәр – нәрсә ул?» дигән темага фәнни эш яза.  
– Эш катлаулы, әмма бик кызык булды. Гимназия балалары арасында «Экологияне саклауга син үз көчеңне кертергә әзерме?» дигән сорашу да уздырылды. Таһир бу эше белән башта гимназиядә, аннары республиканың төрле шәһәрләрендә чыгыш ясады, Алабугада җиңү яулады, – ди Зөлфия ханым.
Әмма сөйләү – бер нәрсә. Үрнәк тә күрсәтергә кирәк. Әшрәповлар шулай эшли дә. Үзләре яшәгән 26 нчы микрорайонда барлык чараларда да актив катнаша. Агачлар утырталар. Өмәләргә чакырсалар, баш тартмыйлар. Күмәкләшеп берничә сәгать эчендә күпме чүп җыеп була! Шулай ук гаилә шәһәр һәм Югары Чаллы авылы зиратларын, Җиңү монументын чистартуда катнаша. Зөфәр әфәнде әйтүенчә, моны эшләү авыр түгел: мәктәптә укыганда аларны да еш кына өмәләргә чыгарганнар. Шуңадыр, тирә-юньне тәртиптә тоту канына да, аңына да сеңгән. Өйләрендә исә чүпне аерып җыялар.
– Кәгазьне макулатурага тапшырабыз. Пыяла, пластик шешәләрне, аллюминийдан ясалган банкаларны, батарейкаларны кабул итү урыннары бар. Ризык калдыкларын авылыбыз Югары Чаллыга малларга алып кайтабыз, – дип аңлата Зөлфия ханым.
Язын кар эрегәч, гаилә авыл янындагы Челнинка елгасы ярын чүптән арындыра. Әмма аны гел чистартып торырга кирәк, чөнки чүп-чар агым белән тагын килә.
Таһир әтисе белән кош оялары, җимлекләр ясый. Кош ояларын авылда үзләренең һәм күршеләренең агачларына, ә җимлекләрне кышын шәһәр паркларындагы, ишегалдындагы агачларга эләләр. 
Әшраповлар экологияне яхшыртуга юнәлдерелгән эшләре турында фильм төшереп, конкурска җибәрәләр һәм интернетта урнаштыралар. Чөнки әйтәсе сүзне нәкъ менә видео аша әйтеп, аңлатып, күрсәтеп була дип саныйлар. Алар шәһәрнең чиста һәм тәртипле булуын телиләр. Тик моны җитәкчелек тә, халык та аңларга, бергәләп эшләргә тиеш.
Сүз уңаеннан, гаилә шәһәр һәм республикакүләм башка күп кенә бәйгеләрдә катнаша. Мәсәлән, «Тукай абый белән сөйләшәм» шигыренә нигезләнгән кыска метражлы фильм төшереп, «Глаголица» балалар әдәбияты премиясе бәйгесенә җибәрәләр. Таһир Әшрәпов Татарстан республикасының дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең махсус бүләгенә лаек була. Күптән түгел Г.Тукайга багышланган тагын бер фильм төшереп, Мөселман киносы фестиваленә юллыйлар. 
– Без Бөек Ватан сугышында Җиӊүнеӊ 70 һәм 73 еллыгы уңаеннан да фильмнар төшереп, җиңүгә лаек булдык. Бер яктан караганда, бу бик гади эш. Әмма аны алдан уйларга, планлаштырырга кирәк, маршрут ясарга, киемнәр сайларга, тиешле атрибутлар әзерләргә кирәк. Ә менә фильмны төшерү өчен бер көн дә җитә, – ди гаилә башлыгы.
Әмма Әшрәповлар ирешелгәннәр белән канәгатьләнергә теләми. Зөлфия ханымның экологиягә багышланган фәнни эшне язуын дәвам итәсе килә. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев