24 август 2018 яңалыклары
-
Бергәләп ярдәм итик
1 сентябрьдә Түбән Кама шәһәре һәм районында 3600 бала мәктәп бусагасын беренче мәртәбә атлап керәчәк. Шуларның бер өлеше күп балалы һәм азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнә. Мондый гаиләләрдә баланы мәктәпкә әзерләү – авыр эш. Ярдәм итү йөзеннән, Түбән Камада «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе игълан ителде. Сүз уңаеннан, бу чара республиканың башка шәһәрләрендә дә бара.
-
Су булмаячак
Магистраль су үткәргечләрдә төзекләндерү эше дәвам итә. Шул сәбәпле 27-30 августта түбәндәге адреслар буенча кайнар су бирү туктатылачак:
-
Зурлап үткәрәчәкләр
Кама Аланы 36 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Шимбә көнне анда зур чаралар уздыру планлаштырыла.
-
Бушлай узарга була
17 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр хатын-кызларга маммография тикшерүен бушлай узарга мөмкин.
-
Бер көн эчендә
Атна дәвамында килергә өлгермәүчеләргә диспансеризацияне шимбә көнне узу мөмкинлеге бар.
-
«Бу бәйрәм һәркем өчен, аңа киртәләр юк»
21 августта Түбән Кама мәчетләренә иртәдән үк кеше агылды. Көнен алдан ук әзерләп куйган диярсең: соңгы арада яуган яңгырлардан соң, кояшлы, җылы көн махсус бүләк кебек тоелды. Бәйрәм вәгазе 7.15 сәгатьтә башланды.
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
Халыклар дуслыгы йортында Мәскәүнең «Татарлар штабы» рәисе Рөстәм Ямалиев белән очрашу узды.
-
Урып-җыю һәм чәчү бергә бара
Кичә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район басуларында бөртекле-кузаклы культураларның гомуми мәйданының 68 проценты урып-суктырылган.
-
Гаеплеләрне ачыклыйлар
Август башында атмосферага зарарлы газлар чыкканлыгы турында шәһәр кешеләре арасында хәбәр таралды. Бу хакта редакциягә килеп әйтүчеләр дә, телефоннан шалтыратучылар да булды. «Ни өчен табигатьне пычратуга юл куела? Кемнәрнең ваемсызлыгы аркасында килеп чыга мондый хәлләр? Гаеплеләргә җәза бирелерме?» Түбәнкамалыларны әнә шундый сораулар борчый.
-
Утлы еллар кайтавазы
Бөек Ватан сугышы тарихында беренче салют 1943 елның 23 августында совет гаскәрләренең «Курск дугасы»нда җиңүенә багышлап яңгыраган. Быел ул данлыклы вакыйгага 75 ел тулды. Шәһәребездә Курск сугышларында катнашкан ветераннар бүген бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – 94 яшьлек Зиннур Дәүләткәров (фотода). Аның фронт юллары турындагы язма быел февральдә «Туган як» газетасында басылып чыккан иде. Ветеран белән кабат очрашкач, ул янә утлы еллар истәлекләре белән уртаклашты.
-
Сентябрь аенда намаз вакытлары
\
-
Соңарган тәүбә
Ә кайчандыр, яшь чагында, үзен көзгедән карап кыяфәтенә бәя биргәндә, «И-и, мине егетләр яратамы икән? Әнә бит кашларым да калынрак, борыным да бераз почык, битемдә кайбер сөйкемле кызларда була торган «мәхәббәт чокырлары» да юк, иреннәрем дә нәзегрәк» дип, уфтанып куйганы да булгалаган. Әнә нинди чибәр икән бит! Үз вакытында аңа күпләрнең күзе төшкәндер. Читтән генә карап, янып-көеп йөрүче егетләр дә булмыйча калмагандыр...
-
Ялчыгол эзләре буйлап
8 августта Зәй районы Имәнлебаш авылында күренекле татар мәгърифәтчесе, дин эшлеклесе, галим, язучы Таҗетдин Ялчыгол тормышына һәм иҗатына багышланган Ялчыгол укулары узды.
-
Фашистлардан уздырган
Бер яңа танышым балачагында үз башыннан кичергән вакыйга турында сөйләгән иде. Түбәндә шуны бәян итәм.
-
Шигъри тәлгәшләр
Август көе