Бергәләп ярдәм итик
1 сентябрьдә Түбән Кама шәһәре һәм районында 3600 бала мәктәп бусагасын беренче мәртәбә атлап керәчәк. Шуларның бер өлеше күп балалы һәм азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнә. Мондый гаиләләрдә баланы мәктәпкә әзерләү – авыр эш. Ярдәм итү йөзеннән, Түбән Камада «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе игълан ителде. Сүз уңаеннан, бу чара республиканың башка шәһәрләрендә дә бара.
Акция август ахырына кадәр дәвам итә, анда теләгән һәркем катнаша ала. Канцелярия товарлары, дәфтәрләр, портфельләр һәм башка кирәк-яракларны Яшьлек ур., 6б, 4нче бүлмә (ЗАГС) адресы буенча алып килергә мөмкин. Беренче булып, акциядә ЗАГС хезмәткәрләре катнашты, алар рәсем ясау өчен кирәк-яраклар һәм иҗат җыелмалары алып килде. Бу эшкә өйләнешүче парларның да өлеш кертүләре куандыра.
Бу күркәм акциядә «ТАИФ-НК» нефть эшкәртү компаниясе дә ел саен катнаша. Быел ул акчаны букчалар һәм канцелярия товарлары сатып алуга күчергән. Күптән түгел алар гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтүче «Веста» үзәгендә беренче сыйныфка баручы малайларга һәм кызларга тапшырылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев