Шигъри тәлгәшләр
Август көе
Алмагачта алма аллана -
Алмаларга
өмет баглана.
Өлгереп тә,
кирәксезгә калган
Алмалар да күп ул
дөньяда...
Алмагачта алма аллана,
Август керсә –
күңел моңлана.
Татарлыгым
кирәксезгә кала –
Телем белән
дәртем югала.
Татар булу –
һаман тышауда,
Кемнәр чыгар
хаклык яуларга?
Ни сәбәпле батыр,
тырыш халкым
Күндәмлекне тора
сайларга?!
Затлыбыз ник үсми
татарча,
Зыялысы читкә
гел кача...
Үз бакчаңда үскән
багалманың
Куанычын күрик ичмаса!
Ана теле –
телнең Олысы!
Милләт тамырларың
ныгысын.
Татарыңа хезмәт
итсәң генә
Югалуга
каршы торырсың!
Асия САФИНА.
Шигырь укыйм
Шигырь укыйм,
ә зал сүзсез:
Бер әйтер сүз дә юкмы?
Языласыларын әйтмим,
Укылганнары күпме!
Соңарганнардан
сорамыйм –
Залдагылар су капкан.
Тик берсе бер сүз
әйтсәче
Хет карадан, хет актан.
Фикер бит
булырга тиеш:
Калмагыз сүзсез генә.
Юкса, юшкыны калачак,
Узмас бу эзсез генә.
Мактагыз дип
әйтмим лә мин,
Бардыр җитмәгән җире.
Алайса
сәхнәдән төшмим,
Мин дә бит
шактый кире.
Бәлки тартынасыз
булыр,
Бәлки күңелегез тулган?
Мин шул бераз үзгә бала:
Яралганмын хис-моңнан.
Рифкать ИМАЕВ.
Юксыну
Дөньяга сибелгән халык –
Татар кайда гына юк.
Ил буйлап күпме
шагыйрьләр...
Тукайлары гына юк.
Депутатларны
тыңлыймын,
Татлы вәгъдәләр шул ук.
Җан ярасын ярып салган
Туфаннары гына юк.
Тел бетә, милләт бетә, дип,
Зарланучы ил тулук.
«Тел», – дип,
амбразура япкан
Газинурлар гына юк.
Сират кичә
татар халкы,
Дучар тел язмышлары.
Кайда сез яңа гасырның
Мусалар, Алишлары?!
Никифор ТУКМАЧЕВ.
Бәхет өмет итмим
Мин тормыштан
бәхет өмет итмим,
Бер Аллаһка яшим
табынып.
Мин бәхетле
бу дөньядан киткәч,
Дуслар дога кылса сагынып.
Йөрәк сүнеп,
әгәр әҗәл җитсә,
Төшсә әгәр
кулдан каләмем.
Мин бәхетле
бу дөньядан киткәч,
Калса бераз
кылган гамәлем.
Яшәдем мин гади,
тыйнак кына,
Биләмәдем кеше өлешен.
Капчык, капчык
акча да җыймадым,
Яшермәдем алтын-
көмешен.
Хәят диңгезендә
гадел яши,
Беркайчан да
баемый шагыйрьләр.
Мин киткәч тә
байлык эзләмәгез,
Бар мирасым –
җырлар, шигырьләр!
Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев