23 октябрь 2015 яңалыклары
-
Казарма
Сириягә җибәрелү куркынычы янамый 1 октябрьдән Россия Кораллы көчләренә көзге чакыру башланды. Бу көздә Түбән Камадан 1988-1997 елларда туган 300 егет хәрби хезмәткә китәчәк. Аларны хәрби частьларга шушы ай ахырында озата башлыйлар. Егетләребезнең иң яхшы әзерлекле булганнары армия «элита»сына - Һава-десант һәм Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең Түбән Кама шефлык итә...
-
Чулпан арабыздан китте
Каенлыда туып-үскән, 21 яшендә татар журналистикасына аяк бас-кан Чулпан Флүр кызы Фәрхетдинова бакыйлыкка күчте. Аңа бары 38 яшь кенә иде әле... Казанда, югары уку йортында белем алганда үзебезнең «Туган як» газетында практика үтеп, журналистика серләрен өйрәнә Чулпан. Укуын тәмамлагач, Казанда төпләнеп, 2001 елдан «Мәдәни җомга» редакциясендә эшли. Театр, рәсем сәнгате,...
-
"Туган як"сыз калмагыз гына...
Актаныштан булсагыз... Түбән Камадагы Актаныш якташлыгы җитәкчесе Фирдәвис Ханов үзе яратып укый торган «Туган як»ка язылучылар өчен зур бүләкләр бирде. Алар - «Актаныш - туган җирем» һәм «Актаныш - ак илем»дигән китаплар. Күп фотолар белән бик матур бизәп бастырылган бу калын китапларда (берсе - 504, икенчесе - 544 битле) шул...
-
Яңалыклар
Күргәзмәдән - уңыш белән Түбән Кама сөт комбинаты Мәскәүдәге «Алтын көз - 2015» халыкара күргәзмәсендә берьюлы алтын, көмеш һәм бронза медальләргә лаек булды. Россиянең 64 төбәгеннән һәм дөньяның 24 иленнән барлыгы 2500ләп предприятие катнашкан әлеге күргәзмәдә «Просто молоко» компаниясенең Түбән Кама сөт комбинаты продукциясен югары бәяләгәннәр. Безнекеләр җитештергән ацидофильле эчемлек...