Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Чулпан арабыздан китте

Каенлыда туып-үскән, 21 яшендә татар журналистикасына аяк бас-кан Чулпан Флүр кызы Фәрхетдинова бакыйлыкка күчте. Аңа бары 38 яшь кенә иде әле... Казанда, югары уку йортында белем алганда үзебезнең «Туган як» газетында практика үтеп, журналистика серләрен өйрәнә Чулпан. Укуын тәмамлагач, Казанда төпләнеп, 2001 елдан «Мәдәни җомга» редакциясендә эшли. Театр, рәсем сәнгате,...

Каенлыда туып-үскән, 21 яшендә татар журналистикасына аяк бас-кан Чулпан Флүр кызы Фәрхетдинова бакыйлыкка күчте. Аңа бары 38 яшь кенә иде әле...
Казанда, югары уку йортында белем алганда үзебезнең «Туган як» газетында практика үтеп, журналистика серләрен өйрәнә Чулпан. Укуын тәмамлагач, Казанда төпләнеп, 2001 елдан «Мәдәни җомга» редакциясендә эшли.
Театр, рәсем сәнгате, эстрада турында яратып язды, үз хезмәтенә җаваплы карады ул. Улы Кәримне дә кечкенәдән үзе белән һәрбер спектакль премьерасына алып барды, аны татар, мөселман итеп тәрбияләргә омтылды.
Чулпан белән икебез дә - Каенлыда, бер мәктәптә белем алдык. Укыганда ук белем ягыннан да, физик яктан да алдынгылар рәтендә булды ул. Бигрәк тә чаңгы, җиңел атлетика ярышларында призлы урыннарны яулаганы хәтердә. Бас-кетбол, волейбол буенча ярышларда командада иң актив уенчыларның берсе булды. Чын спортчы булырга туган диярсең, буе озын, җитез, төс-кыяфәте күпләр көнләшерлек иде. Үзем дә спортта әйдәп баручылар рәтендә булганлыктан, физкультура укытучылары Ринат абый һәм Ибраһим абый кушуы буенча, дәрестән соң, кечерәк класстагыларга күнегүләр ясатырга, спорт секцияләре алып барырга туры килде. Тәртип буенча, спорт залында - башта күнегүләр, аннары - йөгерү, шуннан соң гына уен бит инде... Соңыннан, Чулпан белән бер очрашканда, «Ну, Илзирә апа, йөгертә идең дә инде син безне, чын укытучылардай таләпчән булдың», дип рәхмәтләрен җиткерде. Әгәр журналистика юлыннан китмәгән булса, бүгенге көндә спортта зур унышларга ирешә алган булыр иде Чулпан.
Хәер, журналистлык һөнәрен дә яратып башкарды ул. «Хезмәт хакы аз булса да, эшлим инде, эшемне бик яратам», дия торган иде. Ипотекага квартир алырга чират торганлыгын, ни сәбәпледер, һаман чираты җитмәвен бик борчылып сөйләде. Соңгы көненә кадәр квартир бирәчәкләренә өметләнеп яшәде. Әле алынмаган квартирына кунакка дәште, кирәк чакта кызымны карап торачагын да әйтте. 2006 елдан бирле ныклап аралашкан, сөйләшер, чын дус булыр өчен бик кулай кеше иде Чулпан.
Әле сентябрь аенда гына ире Фәрхәт белән Казандагы квартирыбызга килгәч, аралар тагын да якынайганга сөенешеп утырган идек. Өч көннән соң Чулпан: «Илзирә апа, көне искиткеч, әйдә, урман һавасы сулап кайтырбыз», дип шалтыратты. Ирем эштә булганлыктан, кечкенә кызым белән аларга хәтле барып җитә алмаячагымны әйтеп, тәкъдимен кире кагарга маташтым... Юлларны чутламыйча, урманда биш сәгатьтән артык йөреп, ял итеп кайттык без ул көнне. Сүз уңаеннан, ире Фәрхәтнең Чулпанны бик нык кайгыртуын, күзенә генә карап торуын әйтим. Кыш көне чаңгыга чыгарга да сүз куештык Чулпан белән. Аның өмет тулы күзләре әле дә хәтеремдә....
Инде үзем Казанга күчеп килгәч, аның белән гомерлек дуслар булырбыз дигәндә генә, кинәт тагын бер якын кешемне югалттым, көн саен шалтыратышып торучы, бар серләрен сөйләүче дустымны. Урының җәннәттә булсын, ак күңелле, асыл якташым. Үзеңә багышланган шигырем рухыңа дога булып барып ирешсен:
Беләм, дускай, әйткән идең
Бу сүзләрне чирең беленгәч.
«Киләм әле тагын сезгә -, диеп,-
Мин бераздан,
тиздән, терелгәч»...
Укый идек сине,
шатлык булды
Гәҗит саен язмаң күренгәч.
Идек, димен...
Мәңгелеккә киттең
Бар табигать
көзгә төренгәч.
Өмет тулы күзләр...
Соңгы сүзләр:
«Нәрсә бу?
Китте хәлем бетеп...»
Их, җибәрәсе иде әҗәлне
Синнән читкәрәк этеп.
...Намазлык.
Син янә гыйбадәттә,
Һаман саен дога кыласың,
Йөзең көләч,
үзең шундый уйчан -
Күз алдымда шулай торасың.
Син яшисең кебек,
исән төсле,
Үлде диеп әйтмәм үзеңне,
Ишетәсем килә, ишетәсем,
«Мин терелдем!»
дигән сүзеңне...
Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА.
Казан шәһәре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев