Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Туган як"сыз калмагыз гына...

Актаныштан булсагыз... Түбән Камадагы Актаныш якташлыгы җитәкчесе Фирдәвис Ханов үзе яратып укый торган «Туган як»ка язылучылар өчен зур бүләкләр бирде. Алар - «Актаныш - туган җирем» һәм «Актаныш - ак илем»дигән китаплар. Күп фотолар белән бик матур бизәп бастырылган бу калын китапларда (берсе - 504, икенчесе - 544 битле) шул...

Актаныштан булсагыз...
Түбән Камадагы Актаныш якташлыгы җитәкчесе Фирдәвис Ханов үзе яратып укый торган «Туган як»ка язылучылар өчен зур бүләкләр бирде. Алар - «Актаныш - туган җирем» һәм «Актаныш -
ак илем»дигән китаплар. Күп фотолар белән бик матур бизәп бастырылган бу калын китапларда (берсе - 504, икенчесе - 544 битле) шул район тарихы, аның барлык авыллары һәм алардан чыккан күренекле шәхесләр турында язылган.
Шушы энциклопедик басмаларның кайсын да булса бүләккә алырга теләсәгез, дүшәмбе көнне, 26 октябрьдә безнең редакциягә килеп яки кемегезне дә булса җибәреп, 2016 елның беренче яртысы өчен «Туган як»ка язылырга кирәк. Әгәр бу көнне эш сәгатьләре дәвамында (8.00 -
17.00) әлеге китапларны сораган кешеләр икедән арт-маса, болай гына бирәбез, ә инде теләүчеләр икедән артып китсә, икенче көнне, 27 октябрьдә иртәнге сәгать 10да җирәбә салып, бүләк ияләрен ачыклыйбыз һәм аларга телефоннан хәбәр итәбез (шушы вакытка килеп, үзегез дә карап утыра аласыз).
Әлеге китаплар Актаныштан күченеп килгән кешеләр өчен кызыклы, ә башкаларга татарча һәм русча әдәби китап-
лар күп, һәркемгә теләгәнен сайлап алырга була. Шулай ук, татарча журналлар («Идел», «Мәйдан», «Казан утлары», «Чаян», «Сөембикә») таратабыз, бездән бүләк алыгыз да, рәхәтләнеп укыгыз.
Почтальон китергәндә
2015 елның икенче яртысы өчен «Туган як»ның тулы комплектына (сишәмбе hәм җомга) язылу бәясе - 513 сум. Җомга саннары белән генә чикләнергә уйласагыз, 387 сум була. Бу бәяләргә поч-
тада hәм редакциядә языла аласыз.
Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларга тиңләштерелгән кешеләр hәм сугышка катнашы булмаган беренче, икенче группа инвалидлар өчен льготалы бәяләр гамәлдә. Газетаның тулы комплектына язылсагыз -
453 сум 42 тиен, ә җомга саннарына гына булса - 348 сум 72 тиен.
Льготалы бәягә язылу өчен тиешле документларыгызны алып, почтага барырга яки телефоннан үзәк почтага шалтыратып (36-02-43, 30-76-33), почтальонны өегезгә чакырырга була, моның өчен өстәмә бер тиен дә алынмый. Ә редакциянең үзендә льготалы бәяләр белән яздырырга безгә рөхсәт итмиләр.
Почтага барып алырга да була
Газетагызны почта әрҗәсеннән урлап тинтерәтсәләр яки почтальон соң китерсә, «Туган як»ны үз йортыгызга якын почта бүлегеннән барып ала торган итеп тә язылырга мөмкин.
Болай эшләгәндә, язылу бәясе дә арзанрак була. «Туган як»ның тулы комплектына (сишәмбе hәм җомга) - 483 сум 06 тиен, ә җомга саннарына гына булса, 367 сум 62 тиен түләп языла аласыз.
Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларга тиңләштерелгән кешеләр hәм сугышка катнашы булмаган беренче, икенче группа инвалидлар өчен бу очракта да льгота бар: «Туган як»ның тулы комплектына язылу бәясе - 429 сум 48 тиен, ә җомга саннарына гына булса - 333 сум 30 тиен.
Газетаны почтадан барып алып йөрү өчен, шул почта бүлегендә язылырга кирәк. Язылу абонементына почта бүлегенең номерын, үзегезнең фамилиягезне, исемегезне, әтиегезнең исемен, адресыгызны язарга hәм «до востребования» дип тә өстәргә кирәк була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X