22 февраль 2017 яңалыклары
-
Искә алдылар
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 28 ел булды. Бу вакыйганы Түбән Камада да билгеләп уздылар. Еллар дәвамында килгән гадәт буенча, сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр куелды. Бирегә әфганчы-ветераннар һәм уллары «кайнар нокта»ларда һәлак булган солдатларның аналары килгән иде. Алар, күз яшьләре белән, баланы югалту ачысының беркайчан да бетмәве, ә менә мондый көннәрдә улларын...
-
Сафта да йөрделәр, җырладылар да...
Шушы араларда Казан технология университетының Түбән Кама нефть химиясе инжиниринг үзәгендә студентларның җырлап сафта йөрү бәйгесе үтте. Анда махсус-урта һәм югары уку йортларында укучы егетләрдән - 8, кызлардан 4 взвод катнашты. Ике этапта үткән бәйгедә катнашучылар сафта йөрү һәм Калашников автоматын сүтеп җыю буенча ярыштылар. Конкурсантларның чыгышларын бәяләүче мәртәбәле жюрида...
-
Тәвәккәлләр һөнәре
Алик Гыйматдинов - 78нче янгын-коткару частеның караул начальнигы булып эшли. Тиз карар кылуны таләп итә, киеренке хезмәт сорый торган һөнәр. Алик Фәрит улы Гыйматдинов андый тормыш рәвешенә яшьтән ияләнгән. Аксубай районының Мюд поселогында туган Аликка 6 яшь вакытта, гаиләләре Түбән Кама районының Иске Чишмә авылына күченеп килә. Ул шунда укып,...
-
Патриотик тәрбия юнәлешендә
Бүгенге көндә алда торган мөһим бурычларның берсе - тормышка әзер, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән Кеше, Гражданин һәм Патриот тәрбияләү. Әлеге юнәлештә музейлар алыштыргысыз урын алып тора. Мәктәп музейларының үзләренә генә хас үзенчәлекләре бар. Беренчедән, алар укыту-тәрбия учагына әверелә. Чөнки барлык җыелган материал укучыларның һәм укытучыларның үз куллары белән тәртипкә...
-
Язмышы – гыйбрәтле
Каенлы китапханәсендә эшләп килүче «Чордашлар» клубында ай саен авылның хөрмәткә лаек якташлары белән очрашу матур гадәткә керде. Күптән түгел бездә кунакта гыйбрәтле һәм кызыклы язмышлы Миңнегаян апа Хәбибуллина булды. Ул 1954-1955 елларда Каенлыда уку йорты мөдире, башкача әйтсәк, «избач» булып эшләгән. Бөек Ватан сугышы башланганда алты яшьтә булган Миңнегаян апага...
-
Герой исеменә лаек булса да...
Шәһәрдә яшәүче олы яшьтәгеләр еш кына авылдагы туган нигезләрен дулкынланып, сагынып искә алалар. Авылда узган балачак, яшүсмер еллары белән бәйле вакыйгалар күпләрнең күңеленә онытылмаслык хатирә булып сеңеп калган. Миңа да балачакта әтинең тарантасына утырып, аның туган авылына - Кукмара районындагы Югары Оштармага еш кайтырга туры килде. Тик шунысы кызганыч, хәзер...
-
Кыш
Елның иң матур, иң чиста вакыты - кыш. Ә авылның матурлыгын күрсәгез сез! Иртәнге караңгы тынлыкта озын төнле кышның салкын сулышы сизелә. Ишек алдына чыгу белән, ишек төбенә ап-ак йомшак «юрган» җәелгән. Салкын көнне киез итек киеп, шыгыр-шыгыр атлап йөрүе ни тора! Көрәкне алып кар көри башлыйсың. Ә ул -...
-
Кәҗәсе түгел, мәзәге...
Фаяз яше утыздан арткач кына өйләнде. «Мин хатынны гомерлеккә алам», - дип бик сайланып, нәсел җебен, әти-әнисен тикшереп, вакчылланып күп гүзәл затларның теңкәсенә тиде. Авылда яшәсә дә, аңа кияүгә чыгарга ризалык бирүче кызлар шактый булды. Әллә егетнең матурлыгы кызыктырды, әллә ике катлы зур йорты, белмәссең... Эзли торгач, үзенә ошаганны тапты...
-
Ялга хөрмәтләп озаттылар
Түбән Кама муниципаль районының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Камил Шиһаповны лаеклы ялга озаттылар. Айдар Метшинның урынбасары Эльвира Долотказина аңа Рәхмәт хаты тапшырды. Камил Шиһапов абыйсы Зирәк ага ( кызы, оныгы да янгын сүндерү бүлегендә хезмәт куя) эшен дәвам иткән. 1988 елда ул 44нче янгын сүндерү частендә эшли башлаган,...
-
Батырлар онытылмый
Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Фәрит МИНГӘРӘЕВ җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Ватанны саклаучылар көне алдыннан яшь шәһәрнең геройлары турында сөйләде. «Бөек Ватан сугышы иң кырыс сынауларның берсе булды, - диде хәрби комиссар. - Шуны исегезгә төшереп үтәм: Ширәмәт районы территориясеннән барлыгы 7833 кеше (анда яшүчеләрнең 17 проценты) фронтка...