Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кыш

Елның иң матур, иң чиста вакыты - кыш. Ә авылның матурлыгын күрсәгез сез! Иртәнге караңгы тынлыкта озын төнле кышның салкын сулышы сизелә. Ишек алдына чыгу белән, ишек төбенә ап-ак йомшак «юрган» җәелгән. Салкын көнне киез итек киеп, шыгыр-шыгыр атлап йөрүе ни тора! Көрәкне алып кар көри башлыйсың. Ә ул -...

Елның иң матур, иң чиста вакыты - кыш. Ә авылның матурлыгын күрсәгез сез! Иртәнге караңгы тынлыкта озын төнле кышның салкын сулышы сизелә. Ишек алдына чыгу белән, ишек төбенә ап-ак йомшак «юрган» җәелгән. Салкын көнне киез итек киеп, шыгыр-шыгыр атлап йөрүе ни тора! Көрәкне алып кар көри башлыйсың. Ә ул - иртәнге саф һавадагы «зарядка». Йомшак кар тиз чистартыла.
Күпме шатлык алып килә бала-чагага бу кыш. Кемдер чаңгы шуа, кардан Кыш бабай, Кар кызы ясый дисеңме, кар атып уйный дисеңме - шау-гөр килә бала-чага. Кайсысы чана тартып тау башына менә, кар ерып менгәндә азык эзләп йөргән төлке, сирәк-мирәк тычкан эзләре күренеп китә. Кышның рәхәт матур көннәре бик каты бураннар белән дә алышына. Ә ул үзе бер рәхәт бит.
Сеңлем Клара шәһәрдә яши, ялга кайтса, чаңгыда шуарга чыкмыйча калмыйбыз. Аннан соң мунча керү, хуш исле себеркеләр белән чабыну, мунчадан соң - мәтрүшкәле чәй эчү.
Кышның гүзәллеге шундадыр, дим мин. Саф, чиста һава сулыйсыгыз, ап-ак тунга төренгән гүзәл нарат агачларына сокланасыгыз килсә, бер-ничә көнгә генә булса да авылга кайтыгыз. Ул сезне көтә.
Ирина САДЫЙКОВА
Олы Аты авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев