Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Батырлар онытылмый

Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Фәрит МИНГӘРӘЕВ җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Ватанны саклаучылар көне алдыннан яшь шәһәрнең геройлары турында сөйләде. «Бөек Ватан сугышы иң кырыс сынауларның берсе булды, - диде хәрби комиссар. - Шуны исегезгә төшереп үтәм: Ширәмәт районы территориясеннән барлыгы 7833 кеше (анда яшүчеләрнең 17 проценты) фронтка...

Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Фәрит МИНГӘРӘЕВ җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Ватанны саклаучылар көне алдыннан яшь шәһәрнең геройлары турында сөйләде.
«Бөек Ватан сугышы иң кырыс сынауларның берсе булды, - диде хәрби комиссар. - Шуны исегезгә төшереп үтәм: Ширәмәт районы территориясеннән барлыгы 7833 кеше (анда яшүчеләрнең 17 проценты) фронтка озатылган, аларның 1884е (һәр дүртенчесе) хөкүмәт бүләкләренә ия булган, ә 908енә ике һәм аннан да күбрәк бүләк тапшырылган. 4885 кеше (60 процент) яу кырында һәлак булган, бары тик 2010 фронтовик кына туган илгә әйләнеп кайткан.
Вакыт бернәрсәне дә кызганмый. Бүген шәһәрдә һәм районда Бөек Ватан сугышында катнашучылар йөздән артык кына калды. Алар арасында 8 кеше Ленинград блокадасы кичергән һәм 10сы концентрацион лагерьларда тоткын булган.
Якташларыбыз арасында - 5 Советлар Союзы герое һәм 5 Дан орденнарының тулы кавалеры бар. Геройларның исемнәре якташлары күңелендә мәңгеләштерелгән: урамнар алар исеме белән аталды, мемориаль такталар куелды һ.б.
Түбәнкамалылар сугыштан соңгы елларда да Ватанны саклаучы барлык төр гаскәрләрдә лаеклы хезмәт иттеләр. Дөньяда киеренкелек хөкем сөрә, төрле төбәкләрдә хәрби конфликтлар чыгып тора. 1979 ел азагында совет гаиләләрендә балалары өчен шөбһә һәм курку туды. Ә быел исә 15 февральдә без совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 28 еллыгын билгеләп үттек.
Әфганстан Демократик Рес-публикасы территориясендәге хәрби бәрелешләрдә 1026 якташыбыз катнашты. 134 кешегә хөкүмәт бүләкләре (113енә - медаль, 21енә - «Кызыл Йолдыз» ордены) тапшырылды. Бүген шәһәребездә һәм районыбызда 630 запастагы сугышчы-интернационалист яши.
Хәзер дөньяның бер генә почмагында да террорчылык һөҗүме булмас дигән ышаныч юк. Узган гасырның 90нчы елларында куркыныч террорчылык актларын Россия тулысы белән үзендә татыды. 33 түбәнкамалы Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда локаль сугышларда һәм хәрби конфликтларда һәлак булды. Төньяк Кавказда террорчыларга каршы операцияләрдә 1648 якташыбыз катнашты, 83 кеше хәрби бурычларын үтәгәндә хөкүмәт бүләкләренә лаек булды. Шуларның 19ына батырлык күрсәткәннәре өчен орден тапшырылды.
Илебез тыныч тормыш белән яшәвен дәвам иткәндә, 33 Ватанны саклаучы якташыбыз, туганнарын, якыннарын кайгы утына салып, локаль сугышлардан һәм конфликтлардан (Әфганстан һәм Төньяк Кавказ) туган якларга исән-имин әйләнеп кайта алмады...
Бүгенге көндә, ата-бабаларыбыз гореф-гадәтләрен дәвам итеп, 574 түбәнкамалы Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итә - Ватанны саклый. Алар хезмәт итә торган хәрби часть командирларыннан егетләрнең әти-әниләренә Рәхмәт хатлары килеп тора. Ел саен якташларыбыз хезмәт итә торган урыннарга Түбән Кама муниципаль районы башлыгыннан котлау открыткалары китә.
Хәрби комиссариат - Оборона Министрлыгының урыннардагы вәкиле булып тора. Аны юкка гына җирле хәрби идарә органы дип атамыйлар. Штаттагы 50гә якын кешесе белән ул, предприятие, оешма җитәкчеләре, башка федераль ведомстволар вәкилләре белән берлектә дәүләт өчен мөһим бурычларны башкара. Бүген, аның эшчәнлегендә егетләрне хәрби хезмәткә чакыру белән беррәттән, мобилизацион әзерлек, террорчылыкка каршы көрәш һәм объектларның территориаль гражданлык оборонасы мәсьәләләре беренче планга куела».
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев