21 июнь 2019 яңалыклары
-
Бер атна вакыт калды
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әгәр әлегә кадәр 2019 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылмаган булсагыз, бу эшне соңгы көннәргә калдырмагыз. Чөнки язылу кампаниясе тәмамланырга нибары бер атна вакыт калды.
-
Заманча комплекс итеп үзгәртелә
«Кама» сәламәтләндерү лагере кешеләрне ел дәвамында кабул итәргә тиеш, дип белдерде Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин. Хәзерге вакытта биредә республика программасы кысаларында капиталь төзекләндерү бара. Шушы көннәрдә эшләр барышын махсус комиссия барып караган.
-
Сугыш чоры баласы хәтирәләре
Моннан нәкъ 78 ел элек, 22 июнь көнне немец-фашистлары үзләренең хәрби һава көчләре һәм бөтен төрдәге гаскәрләре белән илебез чикләрен утка тотып, тынычлык турындагы килешүне бозып, илебезне басып алып, халкыбызны коллыкка төшерү, СССРны тар-мар итеп, дөньяда үз хакимлекләрен оештыру максатында илебезгә бәреп керделәр.
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
Бәйрәм кысаларында әдәби мәйданчык оештырылды.
-
Акция
Түбәнкамалыларны «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыралар.
-
Кабул итү
27 июньдә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә Түбән Кама җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Студентлар урамы, 9 нчы йорт) түбәнкамалылар сорауларына җавап бирәчәкләр.
-
Ярдәм итә алуына шатлана
Түбән Камада рентген-хирургия алымнары ярдәме белән диагностика ясау һәм дәвалау кабинеты 2013 елдан эшли. Биредә, нигездә, инфаркт кичергәннәрне инвалидлыктан, хәтта үлемнән саклап калалар. Танылган хирург, йөрәк кан тамырлары эченә кереп, кичектергесез операция ясау үзәге мөдире Алексей Крохалев бригадасы күп кешеләрне «теге дөнья»дан кайтара алган. Аның кул астында эшләүче 37 яшьлек табиб Рафаэль Кудаяров (фотода) бу өлкәдә үзәк ачылганнан бирле хезмәт куя.
-
Искә төшерделәр
Түбән Каманың балалар хастаханәсе табиблары квалификация арттыру курсларын узды. Педиатрлар өчен ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча дәресләр күрсәтелде.
-
Мөһимлеген аңламыйлар
Табиблар даими кисәтеп килсә дә, ата-аналар балаларына прививка ясатудан һаман баш тарта. Алар махсус календарь буенча һәм баланың яшь үзенчәлекләренә карап ясала.
-
Бәйрәмнәр дәвам итә
Узган шимбәдә районыбызның ике авылында – Кызыл Чапчакта һәм Кече Җирекледә Сабантуйлар булып үтте.
-
«Һәр ашның рецептын сорыйлар»
Рәхилә Корбангалиевага (фотода) 48 яшь. Ул гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, 25 ел дәвамында тәрбияче булып хезмәт куя. Һәр татар хатыны кебек, ул милли ашлар пешерергә ярата.
-
«Ирләрнең нигә кирәге бар?»
Институтны тәмамлаганга инде егерме елдан артык узды. Тик уку елында дуслашып калган без – биш кыз дуслыгы, әле дә дәвам итә.
-
Янгын сагы хәбәр итә
Электр щиты янган
-
ЮХИДИ хәбәр итә
Көтелмәгән авария
-
Суд залыннан
Җәяү йөриячәк