Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЮХИДИ хәбәр итә

Көтелмәгән авария

Автошәһәрчек каршында юл-транспорт фаҗигасендә кеше һәлак булган. Коточкыч хәлне бу вакытта анда булган балалар да, олылар да күргән.
Эчке юлдан чыгып килүче «Лада Приора» автомобиленә автобус килеп бәрелгән. Шаһитлар әйтүенчә, авариядә җиңел машина гаепле, чөнки кагыйдә буена ул юл бирергә тиеш. Аның эчендә бу вакытта өч кеше булган. 59 яшьлек машина йөртүченең  гомерен табиблар саклап кала алмаганнар, ул ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән. Вахта автобусы йөртүчесе исә сау-сәламәт. Бу вакытта салонда кеше булмаган. Машинадагы ике пассажир реанимациядән травматология бүлегенә күчерелгән.   

Бәхеткә, исән калганнар

Оренбург янында түбәнкамалылар авариягә эләккән. 
Ивановка бистәсе яныннан узганда, «Лада Калина» автомобиле руле артындагы ир идарәне югалтып, чокырга очкан. Ул җиңелчә җәрәхәтләнгән, ә менә 32 яшьлек апасы һәм аның 7, 10, 13 яшьлек кызлары хастаханәгә озатылганнар.

Балалар таптала

Бер көн эчендә юлда ике баланы бәрдергәннәр.
Беренче очракта авария Табиев урамындагы 5 нче йорт каршында теркәлгән. ЮХИДИ мәгълүматы буенча 6 яшьлек малай кинәт юлга йөгереп чыккан. Велосипедтан төшмичә юлны узучы 12 яшьлек кызны исә Мәктәп бульварындагы 8 нче йорт каршында бәрдергәннәр. Бәхеткә, балаларның сәламәтлекләренә куркыныч янамый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев