Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Янгын сагы хәбәр итә

Электр щиты янган

Студентлар урамындагы 17 нче йортта янгын чыккан. 
Тиз арада килеп җиткән коткаручылар тәрәзәләрнең берсеннән төтен чыгуын күргәннәр. Билгеле булганча, баскыч мәйданчыгында электр щитлары яна башлаган. Эчтә калган биш кешене подъезд эченнән чыгара алмагач, сигезенче катка баскыч куеп төшергәннәр. Өч электр битлеген тиз арада сүндергәннәр. Бәхеткә зыян күрүчеләр юк. Коткаручылар фаразы буенча, янгын электр челтәрен саклау аппаратын дөрес сайламау һәм техник куллану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.

Күршеләре кисәткән

«Энергетик» бакчачылык ширкәтендә йорт янган. 
Бакча хуҗасы дусты белән бакчага төшкәннәр, эшләрен тәмамлагач, йорт эчендә булган мунчаны ягып, күрше бүлмәгә чәй эчәргә кергәннәр. Күршеләренең «түбәгез яна!» дип кычкырган тавышларын ишеткәч, хатыннар югалып калганнар. Йорт түбәсе яна башлап, төтене урамга чыгу сәбәпле, алар исне сизмәгәннәр. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, үзләре дә, күршеләр дә утны сулы чиләкләр белән сүндерергә тырышканнар. Шулай да, йорт һәм эчендәге мунча кыска вакыт эчендә тулысынча янган. Бу эш буенча тикшерү бара.  

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев