11 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Мактаулы исем
Яңа ел бәйрәме алдыннан Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Ташлык авылында туып-үскән Разил Исмәгыйль улы Вәлиевкә «Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы» исеме бирелде. Хөрмәтле якташыбызны бу дәрәҗәле исемгә лаек булуы уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз, аңа иҗат...
-
Кыш бабай – юл хәрәкәте сагында
Юл иминлеге хезмәткәрләренең төп эше юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучыларны тоткарлау һәм җәзага тарту, дип уйлаучылар тирән ялгыша. Алар юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмый калу юнәлешендә дә зур эш башкаралар. Шәһәребездә шуңа кагылышлы акцияләр булгалап тора. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан еш уздырыла торган үзенчәлекле акцияләрнең берсе монысында Бакый Урманче урамында оештырылды. Кыш бабай...
-
Без тагын бергә
Иске ел белән хушлаштык, яңасына аяк бастык. Кулыгызда «Туган як»ның бу елдагы беренче саны. Һәр яңа туган көн кебек, Яңа ел да һәркемнең күңелендә зур өметләр уята. Чөнки кеше алдагысын һәрчак яхшыга гына юрарга гадәтләнгән. Шуңа күрә Яңа елга аяк басканда күңел гел шатлыклар гына тели. Яңа елның тагын бер...
-
Иң яхшы авыл китапханәләре
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «2016 елның иң яхшы авыл китапханәсе» һөнәри конкурсына йомгак ясалды. Районыбызның барлыгы егерме алты авыл китапханәсе катнашкан әлеге конкурсның хәлиткеч соңгы этабына, «Авыл китапханәләре - туган якны өйрәнү үзәге» темасына башкарылган иҗади эш нәтиҗәсеннән чыгып, сигез китапханә килеп җитте. Йомгаклау өлешендә, барысыннан да аерылып торган Каенлы...
-
Түбән Кама машина йөртүчеләре Казанга, Мамадышка һәм Алабугага юлларын кыскарта алалар
Безнең районда Красный Ключ бистәсе һәм Покровское авылы арасында кичү ачылган. Декабрьдә махсус комиссия Красный Ключ ягыннан су чыгу аркасында моңа рөхсәт бирмәгән. Әмма хәзерге вакытта барлык җитешсезлекләр бетерелгән, һәм машина йөртүчеләр араны 100 километрга якын кыскарта ала. Әлеге хезмәт бәясе 150 сумнан алып. Кичү җитәкчелеге хәбәр итүенчә, аның буенча...
-
Гыйнварда пенсионерларга биш мең сум акча биреләчәк
Түләүләр унөченче гыйнварда башлана. Бу акча барлык пенсия алучыларга да каралган. Ул яшь буенча лаеклы ялга чыкканнарның, эшләүче пенсионерлар, инвалидлар, инвалид балаларның һәм башка пенсия алучыларның пенсиясенә өстәлеп киләчәк. Биш мең сум 2017 елның гыйнварында бер тапкыр биреләчәк.
-
Түбәнкамалылар ялларда фенол сулаганнар
Мондый нәтиҗәне экологлар ясаган анализлар күрсәтте. Бәйрәм көннәрендә шәһәрдәшләр начар истән зарланалар. Түбән Каманың төрле якларында да яшәүчеләр сулыш алу авыр булуы турында әйтәләр. Экологлар һавага анализ ясау өчен проба алалар. Экология министрлыгының лаборатория идарәсендә үзгәрешләр ачыкланмаса да, Роспотребнадзор хезмәткәрләре фенолның 1 ярым тапкырга күбрәк икәнен әйттеләр. Әлеге матдә зарарлы...
-
«Татфондбанк» клиентларының 80 проценты акчаларын кайтарганнар
Бу ике миллиард сум чамасы. Сүз әлеге банкта 1 миллион 400 мең сумга кадәр акчалары булганнар турында бара. Шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар белән дә барысы да уңай хәл ителер кебек. Татарстан Президенты хөкүмәткә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү чараларын күрү турында йөкләмә биргән иде. Татарстан икътисад министры Артем Здунов...
-
Бәйрәм кәефен юкка чыгаралар
Кайбер түбәнкамалылар яңа ел мәйданчыкларында урнашкан матур чыршы белән хозурланып кына калмыйлар. Алар үзләренә ошаган уенчыкларын салдырып алалар. Мондый тәртип бозуларга карата нинди чаралар кулланыла? Быел яңа ел шәһәрчекләре аеруча зәвыклы итеп төзелде. Аларның үзенчәлеге: чыршыларның төрле төстә булуында. Матурлыкны балалар да олылар да ошатты. Өстәвенә электр үткәргеч белән дә...