Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәйрәм кәефен юкка чыгаралар

Кайбер түбәнкамалылар яңа ел мәйданчыкларында урнашкан матур чыршы белән хозурланып кына калмыйлар. Алар үзләренә ошаган уенчыкларын салдырып алалар. Мондый тәртип бозуларга карата нинди чаралар кулланыла? Быел яңа ел шәһәрчекләре аеруча зәвыклы итеп төзелде. Аларның үзенчәлеге: чыршыларның төрле төстә булуында. Матурлыкны балалар да олылар да ошатты. Өстәвенә электр үткәргеч белән дә...

Кайбер түбәнкамалылар яңа ел мәйданчыкларында урнашкан матур чыршы белән хозурланып кына калмыйлар. Алар үзләренә ошаган уенчыкларын салдырып алалар. Мондый тәртип бозуларга карата нинди чаралар кулланыла?

Быел яңа ел шәһәрчекләре аеруча зәвыклы итеп төзелде. Аларның үзенчәлеге: чыршыларның төрле төстә булуында. Матурлыкны балалар да олылар да ошатты.

Өстәвенә электр үткәргеч белән дә проблемалар килеп чыкты. Хулиганнар сыннардан тимерчыбыкларны тартып чыгаралар. Нәтиҗәдә аларның кайберләре янмый.

Кама яр буенда шул ук хәл. Биредә урнаштырылган 29 видеокамера да ярдәм итми. Уенчыклар кемгә һәм нәрсәгә кирәк? Боздан ясалган сыннарны да кызгану юк. Зыян итүчеләр арасында үсмер балалар да, олылар да бар.

Хәзер исә шәһәрчекләрне саклау буенча катгый чаралар каралган: сакчылар тәүлек буе эшли, а видеокамералар төшергән язмаларны полиция хезмәткәрләре карый. Шулай ук зур рольне профилактика эше уйный. Ата-аналар балаларын кисәтсә, үзләрен дә кулда тотса, мондый гүзәлләкне саклап калып булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Бәйрәм кәефен юкка чыгаралар

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев