10 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр
Яңа ел бәйрәме сизелмичә узып китте. Әмма түбәнкамалыларның эшсезлектән җәфа чигеп утырырга вакытлары булмады. Балалар да, олылар да төрле күңел ачу чараларында һәм тамашаларда бик теләп катнашты. Яңа ел җиткәнче, Түбән Камада тугыз чыршы шәһәрчеге ачылды. Тантаналарда тамашалар күрсәтелде, җирле артистлар концерт куйды. Шәһәрнең генә түгел, дөньяның иң югары чыршысы...
-
Юбилеен билгеләп узды
СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, Россия Фәннәр академиясенең И.Е.Ульман исемендәге истәлек медале иясе, Татарстанның Сарман районы Петровка-Завод авылында дөньяга аваз салган Федор Михайлович Ермаков исеме газета укучыларыбызга үзенең язмалары белән яхшы таныш. Ул тәүге чыныгуын Сарман газетасында ала. Әдәби хезмәткәрдән бүлек мөдире, редактор урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Ә инде Мәскәү Югары...
-
Аксакалларга да тапшырдылар
2017 ел үзенең күпсанлы вакыйгалары белән үтеп тә китте. Рәсәй Октябрь революциясенең 100 еллык юбилеен да тыныч кына, бернинди бәйрәм чаралары үткәрмичә уздырып җибәрде. Хәер, кемнәрдер аны «бөек революция» дип кабул итсә, ә кемнәргәдер аны «переворот» дип күрсәтү кулайрак булды. Бер уйлап карасаң, социалистик революция үз вакытында бөтен дөньяны шаулаткан,...
-
ЮХИДИ хәбәр итә
Бәйрәм дип тормыйлар Бәйрәмнәр төрле юл-транспорт һәлакәтләренә бай булды. Начар һава шартлары аркасында, араларында бәрелешүчеләр дә, кеше таптатучылар да бар. 8 гыйнварда Чистай-Түбән Кама трассасында сәгать кичке дүртләр тирәсендә «KIA Rio» автомобиле агачка бәрелгән. Рульдә Түбән Камага баручы 55 яшьлек хатын булган. Ачыкланганча, ул тизлекне арттырып, идарәне югалткан һәм чокырга...
-
03 хәбәр итә
Коткарып өлгергәннәр Түбән Камада янгын сүндерүчеләр юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә ут капкан квартирдан ир белән хатынны чыгарганнар. Янгын 30 декабрьдә Тынычлык урамындагы 109нчы йортта чыккан. Ир белән хатын бу вакытта күршеләрендә кунакта булганнар. Хатынны урамга ЮХИДИ хезмәткәре алып чыккан. Ир төтен чыксын өчен тәрәзәләрне ача калган. Әмма кире юлны...
-
Полиция хәбәр итә
Акча кирәк булган Билгесез адәм «Айкон» сәүдә үзәгендә урнашкан «Экспресс-деньги» микрофинанслау үзәге офисын талаган. 8 гыйнварда 18.30 сәгатьтә кассирга пычак белән янап, угры 27 мең сум алып качкан. Җинаятьчене видеокүзәтү камерасы төшергән. Хәзерге вакытта талаучыны эзләү бара. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрнең 8 (987)...
-
Бергәләп катнашканнар
Узган елның декабрендә шәһәрнең территориаль җәмәгать үзидарәсе Советлары игълан иткән «Яңа ел лифты» конкурсына йомгак ясалды. Түбән Каманың иллеләп лифты Яңа ел тематикасына туры китереп бизәлде: стеналарына мишура, чыршы уенчыклары эленде, бәйрәм символикасы куелды.Кешеләр бу эштә актив катнашты. Шулай да, бизәкләр, уенчыклар лифт йөрешенә комачауларга тиеш түгел. Соңыннан жюри әгъзалары...
-
Яшь гаиләләргә ярдәм
2018 елда туган яки уллыкка алынган беренче бала өчен анага ай саен акча түләнәчәк. Узган елның 28 ноябрендә узган Координация советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин яшь гаиләләргә ярдәм итү турында тәкъдим кертте. Моның өчен ана һәм баланың Россиядә яшәүләре һәм Россия гражданлыгы булу шарт. Гаиләнең уртача кереме яшәү минимумыннан...
-
ЯҢАЛЫКЛАР
Беренчесе - малай 2018 елның беренче сабые 1 гыйнварда иртәнге 3.26 сәгатьтә туган. Малайның авырлыгы 2910 грамм, буе 48 сантиметр. Аның әти-әнисе -Марат һәм Регина Гатиннар. 6.19 сәгатьтә Никитиннар гаиләсендә икенче сабый дөньяга килгән. Гомумән, 1-8 гыйнварда барлыгы 65 бала туган: 33 малай һәм 32 кыз. Зур бүләк ТР сәламәтлек...