Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЯҢАЛЫКЛАР

Беренчесе - малай 2018 елның беренче сабые 1 гыйнварда иртәнге 3.26 сәгатьтә туган. Малайның авырлыгы 2910 грамм, буе 48 сантиметр. Аның әти-әнисе -Марат һәм Регина Гатиннар. 6.19 сәгатьтә Никитиннар гаиләсендә икенче сабый дөньяга килгән. Гомумән, 1-8 гыйнварда барлыгы 65 бала туган: 33 малай һәм 32 кыз. Зур бүләк ТР сәламәтлек...

Беренчесе - малай
2018 елның беренче сабые 1 гыйнварда иртәнге 3.26 сәгатьтә туган.
Малайның авырлыгы 2910 грамм, буе 48 сантиметр. Аның әти-әнисе -Марат һәм Регина Гатиннар. 6.19 сәгатьтә Никитиннар гаиләсендә икенче сабый дөньяга килгән. Гомумән, 1-8 гыйнварда барлыгы 65 бала туган: 33 малай һәм 32 кыз.
Зур бүләк
ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Түбән Кама дәваханәсенә ике ашыгыч медицина ярдәме машинасы ачкычы тапшырды.
Россия Хөкүмәте программасы буенча, 97 машина һәм мобиль рентгенография кабинеты сатып алынган. Шулай ук Алабуга, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Чистай, Менделеевск дәваханәләренә һәм ашыгыч ярдәм станцияләренә дә ачкычлар тапшырылды.
Телефон отты
«Мин ЕСИАда» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды.
Бәйге декабрьдә игълан ителде. Анда 14 яшьтән өлкән булган һәр түбәнкамалы катнашу мөмкинлеге булды. Моның өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинет ачып, ЕСИАда теркәлергә кирәк иде. Бәйге шәһәр җитәкчелеге тарафыннан оештырылды. 18 кеше арасында беренче урынга һәм Digma Vox Flash 4G смартфонына Раил Сәламов ия булды, икенче урынны алган Данил Шәймөхәммәтовка һәм Наталья Орловага флеш-карталар тапшырылды.
Күңел ачтылар
Халык иҗаты йортында «Раштуа очрашулары» концерты узды.
30нчы ел рәттән үткәрелүче чарада шәһәрнең дистәләрчә иҗат коллективлары катнашты. Православие динендәгеләрне котларга Кыш бабай белән Кар кызы да килгән. Елдагыча, халык җырлары башкарылды, шәһәрдәшләр әйлән-бәйләндә, уеннарда катнашты. Боларны рус җәмгыяте оештыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев