9 декабрь 2011 яңалыклары
-
Шагыйрьне искә алып
16 декабрьдә кичке сәгать җидедә Ташлык авылы мәдәният йортында «Сүнсә дә гомер, дөньяга җыр булып кайтсаң иде» дип исемләнгән кичә үткәрелә. Ул Түбән Каманың иң яхшы шагыйрьләреннән берсе булган, арабыздан вакытсыз киткән Мизхәт Хәбибуллинга багышлана. Кичәдә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, авыл үзешчәннәре һәм шәһәр җырчылары да катнашачак.
-
Садыйков җавап бирә
Полиция эшенә кагылышлы сорауларыгыз булса, Түбән Кама эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Айрат Альберт улы Садыйковка мөрәҗәгать итә аласыз. Бүген, 9 декабрьдә - 13нче җәмәгать тәртибен саклау пунктына (Гагарин, 35а), 12 декабрьдә - 14нче җәмәгать тәртибен саклау пунктына (Шинчылар, 1), 13 декабрьдә - 15нче җәмәгать тәртибен саклау пунктына (Шинчылар, 43), 14...
-
Сак булыгыз: бозлавык!
Шушы атнаның беренче ике көнендә генә дә шәһәребез урамындагы юлларда таеп егылып имгәнүчеләр саны 43кә җиткән. Травматология пункты мөдире Л. Ибраһимова сүзләренә караганда, шуларның 5есе кулын яки аягын сындырган. Нигездә, унсигездән алып илле яшькә кадәрге ирләр һәм хатын-кызлар укырга яки эшкә барганда егылып имгәнгән. Моңа ике тәүлек буе яуган карлы...
-
Футболчылар ярышты
«Шинник» спорт комплексында 1997-98 елгы малайлар арасында мини-футбол буенча Татарстан беренчелегенең финал уеннары тәмамланды. Бу ярышка Казан, Чаллы, Әлмәт, Аксубай, Нурлат, Урыссу, Кама Тамагы һәм Байлар Сабасыннан барлыгы унике команда килде. Ә Түбән Кама данын «Шинник» балалар футбол клубының «Шинник-97» командасы яклады. Безнең «Шинник-97» (тренеры И.Кондратьев), Казан һәм Әлмәт футболчыларын...
-
Иң оста боксчылар
Узган ял көннәрендә шәһәребезнең «Батыр» спорт комплексында бокс буенча Түбән Кама муниципаль районы беренчелегенә ярыш үткәрелде. Анда яшьләр белән эшләү һәм спорт идарәсенең балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән, «Нефтехимик» спорт клубыннан, Кама Аланыннан, Красный Ключтан һәм Афанастан килгән боксчылар көч сынашты. Төрле яшьтә һәм авырлык үлчәүләрендә призлы урыннарны алган спортчыларның барысын да...
-
Балалар почмагы
Кышның беренче аена кердек. Декабрь тагын шул ягы белән истәлекле - бу ай тәмамлангач, без яңа елга аяк басабыз. Кышның башлануын, беренче яуган карны балалар да зур түземсезлек белән көтеп ала. Шулай булмыйча соң, таудан рәхәтләнеп чана-чаңгыда шуарга була, җепшек карны тәгәрәтеп, Кар бабай ясау да бик күңелле шөгыль. Юкка...
-
Кошларны сыйладык
Кыш көне кошлар ашарга ризык таба алмыйча интегәләр. Без үзебезнең ишегалдындагы малайлар белән сөйләштек тә, кошларга «кормушка»лар ясарга булдык. Пластик шешәләрдән ясадык без аларны. Аннан җим сибеп, агач ботакларына элдек. Чыпчыклар бик тиз җыелды. Алар чыркылдаша-чыркылдаша җим чүпләделәр. Без сөенешеп карап тордык. Өйгә кергәч, бу турда әнигә сөйләгән идем: «Бер...
-
Кышын да яңгыр ява икән
Бүген, уйнарга чыксам, урамда чын-чынлап яңгыр ява. Минем кыш көне кардан башка явым-төшем күргәнем юк иде әле. Бик гаҗәпләндем. Өйгә кергәч, әбигә сөйләгән идем, ул кыш көнне күк күкрәгән елларны да хәтерли икән. Тик андый күренешләр бик сирәк була, ди. Әбием: «Соңгы елларда кышның бер рәтле килгәне юк, я кары...
-
Юлларда иминлек өчен
«Исәнмесез, хөрмәтле машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр! Бу хат аша мин барлык түбәнкамалыларга мөрәҗәгать итәсем килә. Кая гына барсагыз да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз. Эчкәч, руль артына утырмагыз. Җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыннарына якынлашканда, тизлегегезне киметегез. Поезд йөри торган тимер юл аша узганда, игътибарлы булыгыз. Юл аша чыкканда, әти-әниләр балаларын җитәкләргә...
-
Әнием, мең рәхмәт!
«Биргәнсең син миңа Ал нурын таңнарның. Җыйгансың син миңа Бар гөлен даланың...» Бу юлларны шагыйрь, әлбәттә, үз әнисен күз алдында тотып язгандыр. Ә бит һәркем әнисенә булган олы рәхмәтен, хөрмәтен әнә шулай шигъри юллар аша җиткерер иде. Мин дә сезгә үземнең иң кадерле кешем - әнием хакында язарга булдым. Шушы...