Футболчылар ярышты
«Шинник» спорт комплексында 1997-98 елгы малайлар арасында мини-футбол буенча Татарстан беренчелегенең финал уеннары тәмамланды. Бу ярышка Казан, Чаллы, Әлмәт, Аксубай, Нурлат, Урыссу, Кама Тамагы һәм Байлар Сабасыннан барлыгы унике команда килде. Ә Түбән Кама данын «Шинник» балалар футбол клубының «Шинник-97» командасы яклады. Безнең «Шинник-97» (тренеры И.Кондратьев), Казан һәм Әлмәт футболчыларын...
«Шинник» спорт комплексында 1997-98 елгы малайлар арасында мини-футбол буенча Татарстан беренчелегенең финал уеннары тәмамланды.
Бу ярышка Казан, Чаллы, Әлмәт, Аксубай, Нурлат, Урыссу, Кама Тамагы һәм Байлар Сабасыннан барлыгы унике команда килде. Ә Түбән Кама данын «Шинник» балалар футбол клубының «Шинник-97» командасы яклады.
Безнең «Шинник-97» (тренеры И.Кондратьев), Казан һәм Әлмәт футболчыларын гына алга уздырып, өченче призер булды. Призлы урыннарны алган бу өч команда Дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев