8 октябрь 2019 яңалыклары
-
Яңа алмагачлар утыртылачак
Түбән Кама, һич мактанып әйтүем түгел, күрше шәһәрләр белән чагыштырганда күпкә матур. Беренче төзелгән урамнар ничек ямьле булып, яшеллеккә күмелеп утыра. Шау чәчәктәге алмагачлар, ак шәлен ябынган шомыртлар, хуш исле юкәләр – мондый матурлыкны тагын кайда күрергә була? Соңгы бер-ике елда Химиклар урамы танымаслык булып үзгәрде. Билгеле, яхшы якка.
-
«Җиң сызганып эшләр вакыт җитте»
Ширәмәт авылы Түбән Кама районында гына түгел, республикада да билгеле иде. Узган гасырның 30 нчы елларында ул – Ширәмәт районы үзәге булган. Халык саны 3000гә җиткән вакытлар да була. Әмма гомерләр узу белән анда яшәүчеләр саны кими, даны да юкка чыга бара. Бер ай элек Түбән Кама муниципаль районы башлыгы белән узган «туры элемтә»дә иң күп зарлар һәм сораулар нәкъ менә Ширәмәттән икәне ачыкланды. Айдар Метшин анда үзе барырга вәгъдә бирде һәм сүзендә торды. Авылга килеп, барысын да үз үзләре белән күрде.
-
Маршрут үзгәрде
1 нче октябрьдән шәһәрдә яңа маршрут буенча 47 нче санлы автобуслар йөри башлаячагы турында язган идек инде. Көтеп алынган бу рейс яңа микрорайоннардан уза. Маршрутны автобуслар белән тәэмин итүне үз өстенә ПАТП-1 предприятиесе алды. Тик аның йөрешеннән риза булмаучылар табылды. Берничә көн эчендә маршрутны үзгәртү үтенече белән 150 кеше язган һәм шалтыраткан.
-
Гриппка каршы прививка
Быел Түбән Кама муниципаль районында барлыгы 50 000 кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Вакцина ясатучыларның күпчелеге зурлар. Балалар әлегә 35 процент кына гриппка каршы прививкалы.
-
Депутат кабул итә
Пәнҗешәмбе, 10 октябрьдә, кичке сәгать дүрттән җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә шәһәр Советы депутаты Василий Филиппов түбәнкамалыларны кабул итә.
-
Кая чабалардыр...
Чистай-Түбән Кама трассасында көндезге сәгать 11дә «Шкода» автомобиле Кама Аланына таба барганда каршы як юлга чыгып «ВАЗ-2107» машинасы белән бәрелешкән.