Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа алмагачлар утыртылачак

Түбән Кама, һич мактанып әйтүем түгел, күрше шәһәрләр белән чагыштырганда күпкә матур. Беренче төзелгән урамнар ничек ямьле булып, яшеллеккә күмелеп утыра. Шау чәчәктәге алмагачлар, ак шәлен ябынган шомыртлар, хуш исле юкәләр – мондый матурлыкны тагын кайда күрергә була? Соңгы бер-ике елда Химиклар урамы танымаслык булып үзгәрде. Билгеле, яхшы якка.

Андагы юллар да күпләрне көнләштерерлек. Әнә шул юлларны ремонтлаганда һәм киңәйткәндә, инде картаеп барган алмагачларны кисеп ташлагач, җан әрнегән иде. Чөнки алар ел буе урамга ямь биреп торалар: язын шау чәчәктә, җәй-көз алмалары алсуланып утыра. Әле алай гынамы, шул алмагачларның алмаларын күпме түбәнкамалы базарда сатып утырып, акча эшләде. Борчылуларым юкка булган икән. Көз җитүгә, яшь алмагач үсентеләрен утыртуларын күреп, сөенечем эчкә сыймады. Бу эш белән шәһәрне төзекләндерүче оешма шөгыльләнә икән. «Үсентеләр «Ред обелиск» сортлы, алар инде өч еллык. Алмалары ашарга яраклы булса да, ачы. Бу сорт алмагачларының үзенчәлеге шунда –алар елга ике мәртәбә чәчәк атачак», – ди «МУП КПБ» оешмасының ландшафт дизайнеры Светлана Шабрина.
Яңа утырткан алмагачлар тиз тернәкләнеп китәчәк һәм озакламый беренче җимешләрен дә күрсәтеп, безне сөендерәчәк. Химиклар урамында бу көздә 200 төп алмагач утыртылачак. Бер алмагач бәясе якынча 4000 сум. Яшелләндерү эшләре киләсе язда да дәвам итәчәк. Шәһәребез үзәгендә барлыгы 420 төп алмагач утыртырга планлаштырыла.
Агачлар яңа төзелгән Рифкать Гайнуллин, Фикърәт Табиев урамнарында да күбрәк утыртылсын иде. Сүз дә юк, бар анда агачлар, тик сирәк. Утыртылганнарының да күпмедер өлеше сынган, яңармаган яки төбе-тамыры белән йолкып алынган. Килешәсездер, яшеллек күбрәк булган саен һавабыз да чистарак, автомобильләр белән тулган урамнарыбыз да ямьлерәк.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Фото НТР cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев