Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

«Түбән Камада рак эпидемиясе юк»

Бу атнада Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Бу диагноз белән Түбән Камада 7964 кеше исәптә тора, узган ел яман шеш 927 кешедә ачыкланган. Үзәк хастаханәнең онкология бүлегендә 2018 елда – 1599 кеше, узган ел 2941 кеше дәваланган. Бу хакта бүлек мөдире Марат Хәйруллин хәбәр итте.

– Авыручыларның артуын «рак эпидемиясе» белән аңлату дөрес булмас. Бу сан – эшебез нәтиҗәсен күрсәтә. Монда диспансеризация узу да зур роль уйный, – дип аңлата табиб.

Узган ел Түбән Камада бу төр авыруның күпчелек очракта юан эчәк яман шеше ачыкланган (2018 елда – 122 очрак, 2019 елда – 158). Бу төр яман шешне кисәтү өчен табиблар чи килеш яки пешереп яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга, терлекнең эчке майларын, кызыл ит, эшкәртү продуктларын азрак кулланырга киңәш итә. Юан эчәк онкологиясенә организмдагы полиплар да «ярдәм» итә. Шулай да, полипларны алдыру хәерлерәк.

Икенче урында – тире рагы, аның иң куркыныч очрагы – меланома. Узган ел тире рагының 134 очрагы теркәлгән. Авырмас өчен, кояшта артык кызынмаска тырышыгыз. Кызынганда кояштан саклагыч кремнар сөртергә онытмагыз. Шулай ук, елына бер тапкыр дерматологка күренергә киңәш ителә.

Сөт бизе яман шеше өченче урында тора. Шунысы да бар: 2018 елда 128 авыру очрагы теркәлсә, 2019 елда ул 107 гүзәл затта табылган. Репродуктив системадагы (эндометриоз, сулы шешләр һ.б.) тайпылышлар, абортлар, бала төшү, күкрәк сөтен имезмәү – болар барысы да сөт бизенә тискәре йогынты ясаучы факторлар. Дүртенче урында – үпкә рагы. Кызганычка, нәкъ менә бу төрдән түбәнкамалылар ешрак вафат була. Бу төр онкология бик мәкерле, ул, нигездә, соңгы стадиядә генә ачыклана һәм аңа күп очракта тәмәке тарту сәбәпче.

Кайчак кешеләр үз диагнозы турында белгәч, берничә ай эчендә үләргә мөмкин. Сәбәпләре төрле, билгеле. Марат Хәйруллин әйтүенчә, онкологияне терапевтлар, хирурглар, стоматологлар һәм башка белгечләр ачыклый. Диагноз куелгач, эшкә онкологлар алына. Авыру нинди стадиядә билгеле булса, шул вакыттан дәвалый башлыйлар. Озак дәваланмаган онкология тиз үлемгә китерә. Кайбер очракларда кешенең рак белән авырганын, ул үлгәч, тәнен ярган патологоанатом ачыклый.

– Эшне өйгә алып кайтмаска тырышам, ләкин бу бик авыр. Яхшы тәмамланган очракларны хәтеремдә калдырырга тырышам, әмма операциядән соң савыга алмый үлеп киткән пациентларны да исемләп хәтерлим, – ди Марат Хәйруллин.

Шулай да, шәһәребездә бу авыруны беренче һәм икенче стадиядә ачыклау буенча күрсәткечләр бик яхшы. Дәваланып, онкологларда биш ел һәм аннан да озаграк вакыт исәптә торучылар бар. Түбән Кама авыручылар саны буенча Казан, Яр Чаллы һәм Әлмәттән соң дүртенче урында тора. Шуңа күрә, «Түбән Камада онкология эпидемиясе бар» диючеләр нык ялгыша, алай уйларга нигез юк.

Рәсем pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев