5 февраль 2020 яңалыклары
-
Куркырга нигез бармы?
«Коронавирус» дигән сүз бар дөньяны өркетеп тора. Сәбәбе дә бар: авыручылар саны 17 меңнән арткан, 361 кеше үлгән. Россиядә ике авыру кеше ачыкланган. Алар икесе дә – Кытай республикасы вәкилләре, Филиппин республикасында бер кеше вафат булган. Өстәвенә, cоциаль челтәрләрдә куркыныч хәбәрләр күзәтелә. Йогышлы авыру таралу сәбәпле, Түбән Камада куркынычсызлык чаралары күреләме?
-
Үзара хезмәттәшлеккә әзерләнәләр
Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү үзәге белгечләре Түбән Кама политехник көллиятенең җитештерү корпусында булдылар.
-
Почтальоннар җитми
Түбәнкамалылар почта таратучыларның хезмәтеннән канәгать түгел.
-
Бушлай тукланачаклар
Түбән Камада киләсе уку елыннан 14,5 мең башлангыч сыйныф укучысын бушлай кайнар аш белән тәэмин итәчәкләр.
-
Исемнәр мәңге хәтердә калыр
Түбән Камада 80 нче чаңгычылар батальоны солдатлары батырлыгын чагылдырган сугыш реконструкциясе күрсәтелде. Әлеге батальон ТАССРда 1942 елда тупланган, Великие Луки шәһәре тирәсендәге Липенка авылы янында канкойгыч сугышларда катнашкан. Аның турында дәреслекләрдә берни язылмаса да, ул бик әһәмиятле һәм аяныч вакыйга, аны балалар да, оныклар да белергә тиеш. Реконструкцияне әзерләүдә шәһәребез, Казан, Чистай һәм Киров тарихчылары һәм белгечләре катнашты.
-
Полиция кабул итә
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе җитәкчелеге февраль аенда халык сорауларына җавап бирәчәк.
-
Сабыр төбе – сары алтынмы?
Хәзерге заманда техникасыз беркая китеп һәм бернәрсә эшләп булмый. Әмма уңайлы булса да, теләсә нинди яхшы техника ватыла. Иң еш ватылучы әйбер, мөгаен, телефондыр. Ә гарантиягә керми торган очрак булса, сервис үзәгендә үз хисабыңа төзәтергә туры килә. Сүзебез шундый бер хәл турында булыр.
-
Балага планшет сатканнар
«Кызыма 11 яшь. Күптән түгел беркемгә әйтмичә, туган көненә җыелган акчасына, кибеттән планшет сатып алган. Алып кайткач, яшереп куйган, әмма төргән каптан чыгармаган. Планшетны тапкач, мин, билгеле, аны кибеткә кире тапшырырга киттем, әмма сатучы кабул итмәде. Янәсе, бу– техник яктан катлаулы товар һәм шуңа күрә, кире кибеткә кайтарылмый. Ә техник яктан катлаулы товарны 11 яшьлек балага сату рөхсәт ителәме? Үземнең хаклы икәнемне аңлыйм. Әмма хәзер нишләргә? Әллә судка барып, гариза язаргамы? Рәмис».
-
Бабайны авылда белмәүче юктыр
Бөек Җиңү бәйрәменә 100 көннән азрак вакыт калып бара. Шәһәрдәге һәм райондагы ветераннарны инде котлый башладылар. Шушы көннәрдә Каенлы авылында гомер итүче Камил Ульдановка 94 яшь тулган. Туган көне белән котларга авыл җирлеге җитәкчелеге, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, Түбән Кама районы депутаты һәм авылдашы Рафаил Хәбибуллин килделәр.
-
Җен кызы харап итә язган
Бала чактагы булган бер вакыйга искә төште әле. Күп еллар элек авылдагы йортның кече ягын төзергә шәһәрдән җизни кайтты. Бик яхшы балта остасы иде ул. Бала вакыт булса да, бу вакыйга яхшы истә калган. Җәй көне булганлыктан, җизни печәнлектә йокларга ярата иде. Тәмле печән исләре, салкынча, саф һава, бер сүз белән әйткәндә дөнья рәхәте.