Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Үзара хезмәттәшлеккә әзерләнәләр

Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү үзәге белгечләре Түбән Кама политехник көллиятенең җитештерү корпусында булдылар.

Хуҗалар килгән кунакларны электротехника буенча яңа уку-лаборатория комплексы белән таныштырдылар. Бүгенге көндә көллият ТОСЭР резидентлары «Камасталь», «ЦМК», «Преттель-НК», «ОНХ-Строй» белән хезмәттәшлек җепләрен ныгыта. Бу оешмалар өчен кирәкле кадрлар әзерли. Шулай ук, үз базасында әлеге предприятиеләр белгечләренең белемнәрен күтәрү курслары оештыра. Ә көллият студентлары ТОСЭР резидентларында практика үтә.
«Оргнефтехим-Строй»ның баш инженеры Ринат Ибраһимов көллиятнең материаль-техник базасын үстерүдә матди ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. Аерым алганда көллиятнең эретеп ябыштыру остаханәләре яңартылачак. Чөнки эретеп ябыштыручы һөнәренә, бигрәк тә ул үз эшенең остасы булса, бүгенге көндә ихтыяҗ зур.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев