Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Куркырга нигез бармы?

«Коронавирус» дигән сүз бар дөньяны өркетеп тора. Сәбәбе дә бар: авыручылар саны 17 меңнән арткан, 361 кеше үлгән. Россиядә ике авыру кеше ачыкланган. Алар икесе дә – Кытай республикасы вәкилләре, Филиппин республикасында бер кеше вафат булган. Өстәвенә, cоциаль челтәрләрдә куркыныч хәбәрләр күзәтелә. Йогышлы авыру таралу сәбәпле, Түбән Камада куркынычсызлык чаралары күреләме?

Коронавирус – куркыныч авыру, аннан прививка уйлап табылмаган, әмма шәһәр эпидемиология белгечләре әйтүенчә, паникага бирелү өчен бер нигез дә юк. Үзәк хастаханә баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Елена Пискарева әйтүенчә, Кытайдан кайтучыларны җентекләп тикшерәләр, тән температурасын үлчиләр.
– Ике көн элек шәһәребезгә сигез Кытай гражданы килде, тагын 18 шәһәрдәшебез Кытайдан кайтты. Алар барысы да – күзәтү астында, бәхеткә, сәламәтлекләре тәртиптә, – ди Түбән Кама «Роспотребнадзор» начальнигы Рөстәм Изиятуллин.
Алай да, табиблар Азия илләренә сәфәрдән тыелырга киңәш итә.
Шәһәребездә «Камасталь» Россия-Кытай заводы эшли. Коллективтагы 15 хезмәткәр – Хэйлунцзян провинциясе кешеләре. Алар барысы да сау-сәламәт һәм туган якларында калган якыннары өчен борчылмыйлар. «Камасталь» ҖЧҖнең коммерция директоры Мэй Юн әйтүенчә, коронавирус чыганагы – Ухань провинциясе, ә ул бик ерак урнашкан. Өстәвенә, куркынычсызлык чаралары күрелә.
Авыру үзен 25-28 көн буе сиздермәскә дә мөмкин. Иң куркынычы – аның тиз арада пневмониягә күчүе икән. Нәтиҗәдә, кешенең үпкәләре зарарлана. Шуңа күрә әлеге инфекция очраклары теркәлгән илдән яки шәһәрдән кайтып, үзегезне начар хис итсәгез, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Гомумән, кеше күп булган урыннарга чыкмаска тырышыгыз. Хастаханәгә барырга кирәк булса, битегезгә маска киегез. Кулларны сабын белән юыгыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, дөрес тукланыгыз. Авыру, беренче чиратта, иммунитетлары зәгыйфь булган кешеләргә йога.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев