Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Каманың Халык иҗаты йортында “Аулак өй” кичәләрен оештыра башлыйлар

Оештыручыларның төп максаты - 50 яшьтән узган шәһәрдәшләребезнең тормышларына яңа ямь өстәү. Халкыбызның борынгы күңел ачу чарасы түбәнкамалылар арасында тиз популярлаша. Өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребез “Аулак өй”гә дуслары, күршеләре белән бергәләшеп киләләр.

Алып баручы Айнур Латыйпов кунаклар өчен уеннар уздыра. Абый, апалар каршы килмиләр - һәрбер конкурста теләп катнашалар.

“Яшь чагында әйе кичке уеннарда ктанаша идек, без бит авыл балалары.  Бу уеннарны сагынып көтеп алабыз”, ди түбәнкамалы Тамара Дмитриева. 

Менә безнең яшьләр өчен аллага шөкер кичәләр җитәрлек. Ә менә өлкән буынны да онытмас өчен кирәк бу чара.  Бу  - аралашу урыны урыны булып тора, айга бер тапкыр без менә шулай өлкәннәр өчен кичәләр үткәрәбез, ди “Аулак өй” кичәләрен алып баручы Айнур Латыйпов. 

“Аулак өй” халкыбызның борынгы күңел ачу йоласы. Хуҗа кеше берәр кая киткән вакытта, яшьләр шул өйдә кич утырулар уздырганнар. Ә хәзерге чарага абый-апалар барлык эшләрен калдырып киләләр. һәм бер дә үкенмиләр.

Бик әйбәт уйнадык, беренче тапкыр шушы уенда катнашытым бик зур рәхмәт  алып баручы Айнурга шундый күңелле итеп күңел ачтык бүген рәхмәт яусын барыгызга да, 

Бөтенебез бергә җыелып килдек шул хәтле күңелле, рәхәт булды. Алла боерса тагын да килергә исәбебез бар әле безнең, ди “Аулак өй” кичәсенә килүче.

Мин монда икенче тапкыр киләм бик ошый. Киләчәктә тагын киләбез, ди “Аулак өй” кичәсенә килүче.

Оештыручылар  50дән узган шәһәрдәшләрне “Аулак өй” кичәләренә чакырып калалар. Керү ирекле. Киләсе очрашу 1 нче декабрьдә узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев